Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 апрель (шимбә). Рамазан аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.23 сәгатьтә калка, 4.59 сәгатьтә бата. 21 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 14.15 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Яман шештән саклый торган ризыклар (1)

Кәбестәнең бөтен төрендә һәм шалканда сульфорафан бар, ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопенин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ирләрне простата (мәни бизе) шешеннән саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөер яман шешен кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Сельдь, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларындагы туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк шешеннән саклый. Ашказаны асты бизе һәм простата бизендәге шештән саклану өчен, кальмар, мидия, креветка кебек диңгез ризыкларына өстенлек бирү кирәк.

17 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.56 сәгатьтә калка, 5.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.19 сәгать. 

 Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Яман шештән саклый торган ризыклар (2)

Парда пешерелгән ризыкларны күбрәк куллану яхшы. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмыйлар. Ысланган ашамлыклардагы сумала онкологик чиргә китерергә мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашау зарур. Майсыз сөт ризыклары, эремчеккә өстенлек бирү мәслихәт. Күгәрә башлаган ризыкны ташларга кирәк, чөнки күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарыр­га сәләтле, мәсәлән, андагы афлатоксин бавыр яман шеше китереп чыгара ала.

18 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.33 сәгатьтә калка, 5.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.24 сәгать. 

 Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Чикләвек кесәле

3 аш кашыгы төрле чикләвек, 1л сөт, 3 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы крахмал кирәк. Чикләвекне кыздырып, төяләр. Сөтне кайнатып чыгарып, шикәр һәм чикләвек, салкын сөттә эретелгән крахмал кушалар да, кабат кайнатып чыгарып, стаканнарга бүлеп суыталар. Мондый кесәл простатит булганда файдалы.

19 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 5.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.28 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Циститтан – петрушка

800 грамм яшел петрушка өстенә күмелгәнче сөт салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр һәм һәр ике сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 көн.

20 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

21 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,0.39 сәгатьтә калка, 6.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.37 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зә­гыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Гаймориттан – дәфнә мае

30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын “йомшара”, эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.

22 апрель (җомга). Рамазан аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.49 сәгатьтә калка,7.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.41 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Күрәгәле кишер күптермәсе

3 кишер, 1әр стакан шикәр һәм күрәгә, ярты стакан кефир, стакан ярым он, 5 грамм сода, серкә, ванилин кирәк. Кишерне вак угычтан уып, өстенә шикәр сибәләр, шуңа серкә белән сүндерелгән сода кушып, болгаталар да, ярты сәгатькә суыткычка куялар. Аннары кефир, он, ванилин өстәп, камыр туглыйлар, туралган күрәгәне кушалар. Атланмай белән майланган табага агызып, 180-200 градуслы газ мичендә пешерәләр. Суынгач, шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев