Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 май (шимбә). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.18 сәгатьтә калка, 16.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.18 сәгать. 

 Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 15-17 майда кыяр, баклажан, борыч, томат, кәбестә, яшел тәмләткеч үләннәр чәчү-күчереп утырту уңышлы.

Баллы суган

Атеросклероз (бигрәк тә баш мие склерозы) вакытында болай дәвалану файдалы. 1 стакан суган согына 1 стакан бал кушып, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. 2 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар.

16 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.22 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Помидор сихәте

Помидорда С витамины әфлисун һәм лимондагыдан күбрәк, анда тимер тозлары тавык итендәгедән 2 тапкырга, балыктагыдан 3 тапкырга артыграк. Томат аппетитны ача, кандагы холестеринны киметә. Согы матдәләр алмашы бозылганда, шикәр авыруы булганда файдалы, үткудыргыч үзлеккә ия. Үт куыгындагы ташларны чыгару өчен, ярты стакан томат согына шулкадәр үк микъдарда тозлы кәбестә суы кушалар һәм көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, яртышар стакан эчәләр. 

17 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә калка, 1.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать. 

Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Лаванда мае

Ми тартмасындагы кан басымын төшерү өчен, чигәгә көненә 3 тапкыр 5-6 тамчы лаванда мае сөртәләр. Яисә 20 г лаванда яфрагы һәм чәчәген 2 стакан суда 7 минут кайнаталар, суытып сөзәләр дә, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Нерв системасы тынычлана, баш әйләнү бетә. 

18 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.19 сәгатьтә калка, 1.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать. 

 Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Канны чистарту

Күп кенә яшелчә, җиләк-җимеш, тәмләткечләр канны чистарту үзлегенә ия, шуңа аларны ешрак куллану яхшы. Яшелчәләр: кишер, чөгендер, кабак, томат, керән, сарымсак, суган, кызыл татлы борыч, авокадо. Үләннәр: көтүче сумкасы, кыяр үләне, күкебаш, тукранбаш. Тәмләткечләр: дарчин, кызыл борыч, куркум, зәгъфран, канәфер. Җиләк-җимешләр: мүк җиләге, кара җиләк, алма, лимон, слива, груша, анар. Анар һәм грейпфрут сокларын иртәнге аштан соң 100-150 шәр грамм эчү файдалы.

19 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.40 сәгатьтә калка, 1.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

20 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.04 сәгатьтә калка, 2.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.35 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. 

Күз күремен яхшырту

1 чәй кашыгы төелгән укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда җылы урында 15 минут төнәтәләр дә, көн дәвамында, ашарга 15 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

21 май (җомга). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.30 сәгатьтә калка, 2.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.38 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Сыр

1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 3 йомырка, 200 г кибет каймагы кирәк. Тоз салып, сөтне кайнарга куялар. Йомырка һәм каймакны миксер белән күпертәләр дә, кайнап чыккан сөткә салалар. Гел болгатып торып, 5 минут кайнаталар, аннары утны киметәләр. Эремчекләнгәч, уттан алып, марля җәелгән дуршлагка бушаталар да, суын саркыталар, аннары шул марлясына төреп, авыр әйбер бастырып, суыткычка куялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев