Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 июнь  (шимбә).  Шәүвәл аеның 12нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.07 сәгатьтә калка, 2.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Тоз утырганда

Организмда тоз туплану сәламәтлек өчен бик начар. Бу вакытта болай дәвалану уңышлы. 150 г петрушка яфрагын, 250 шәр г петрушка тамыры һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгы белән) иттарткычтан чыгарып, 300 г бал кушалар (карасурак төстә булса яхшырак). Ай буена ашарга 1 сәгать кала 1 әр чәй кашыгы кабалар. 2 айдан соң дәва курсын кабатлыйлар. Барлыгы шундый 3-4 курс кирәк булачак.

16 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.22 сәгатьтә калка, 2.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Гаймориттан дәвалану

2 шәр аш кашыгы аракы һәм балны, киң авызлы карасу пыяла шешәгә салып, су мунчасына утырталар (өстен капларга кирәкми), катнашма бертөслегә әйләнгәнче җылыталар. Кулланыр алдыннан җылытып, көненә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 3-4 тамчы тамызалар. Аннан соң дозаны икеләтә арттыралар. 1 айлап дәваланырга туры киләчәк.

17 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.30 сәгатьтә калка, 3.10 сәгатьтә бата. 12 сәгать 32 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Йөрәккә дәва

Стенокардия, ишемия авыруы булганда, болай дәвалану килешә. 1 баш сарымсакны чистартып, 2 стакан куе тавык шулпасына салалар, 15 минут кайнаталар. 2 бәйләм петрушка өстәп, тагын 3 минут күпертеп алалар. Сөзеп, сарымсак белән петрушканы иләк аша издереп чыгаралар, шулпага кушалар. Ашарга 30-40 минут кала эчәләр.

18 июнь (сишәмбе).  Шәүвәл  аеның  15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.26 сәгатьтә калка, 3.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Аяк авыртканда

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, тромбофлебит булганда, бер уч төелгән әремне ярты литр әчегән сөткә салып болгаталар, шушы катнашманы марляга сылап, киңәйгән тамырлар өстенә ябалар, полиэтилен куеп, бинт белән урыйлар. Аяк астына мендәр куеп, ярты сәгать ятып торалар. Авырту басылганчы, көн саен шулай дәваланалар.

19 июнь (чәршәмбе).  Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.12 сәгатьтә калка, 4.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Тозлы бөтнек чистарта

Аяк бармакларында гөмбәчек булганда, бөтнек яфрагын тоз белән төяләр дә, гөмбәчекле урыннарга сөртеп, пластырь белән беркетеп, 1 сәгать тоталар, аннары юалар. Тулысынча сәламәтләнгәнче дәваланалар.

20 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.46 сәгатьтә калка, 5.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Коры ютәлдән

15 г карабодай чәчәге һәм яфрагын ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр, тамакны чайкыйлар.

21 июнь (җомга).  Шәүвәл  аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.12 сәгатьтә калка, 6.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Бавырлы күптермә

500 г бавыр, 200 г йөрәк, 300 г эремчек, 2 аш кашыгы он, 3 йомырка агы, сохари вагы, атланмай, тоз, каймак кирәк. Бавыр белән йөрәкне пешереп, иттарткычтан чыгаралар, эремчек, кыздырылган он, тоз, туглап күпертелгән йомырка агын кушып, болгаталар. Атланмай белән майлап сохари вагы җәелгән табага агызалар, 220 градуслы газ мичендә 20 минут пешерәләр. Табынга шакмаклап кисеп, өстенә каймак һәм яшел укроп сибеп бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев