Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.33 сәгатьтә калка, 15.35 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Кан басымын төшерү

Гипертония башланып кына килгәндә, цитрус җимешләре белән дәваланып була. Ярты лимон яки әфлисунны кабыгы белән бергә угычтан уып, шикәр йә бал кушалар һәм көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Бу тәмле дару калкансыман бизгә дә уңай тәэсир итә.

15 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.45 сәгатьтә калка, 16.22 сәгатьтә бата. 08 сәгать 08 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.16 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Каланхоэ

Нәрсәгә дә булса аллергия башланып тире кызарса, 1 өлеш каланхоэ согына 3 өлеш кайнаган җылы су кушып, шунда марляны чылаталар да, ялкынсынган урынга куялар. Көненә 2-3 тапкыр 20-30 ар минут куеп алалар. Теш сызлаганда, каланхоэ яфрагын чәйнәп, шул теш янында 15-20 минут тоталар. Сару кайнаганда, кечкенә генә яфракны чәйнәп йотсаң, 3-5 минуттан соң ул басыла.

16 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.45 сәгатьтә калка, 16.22 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

17 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.13 сәгатьтә калка, 17.02 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Очкылык тотса

Бераз гына горчица һәм аш серкәсен кушып, яхшылап болгаталар һәм тел очына сөртәләр. Бик тәмсез булса да, 2-3 минут көтәргә, аннан соң авызны җылы су белән чайкарга кирәк. Очкылык тоту бик тиз басылачак.

18 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.27 сәгатьтә калка, 17.56 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Радикулит интектергәндә

2 килограмм бәрәңгене кабыгы белән пешереп төяләр, тукыма капчыкка салып, билгә куялар, өстеннән калын шәл урыйлар, суынганчы тоталар. Аннан соң авырт­кан урынга сары мәтрүшкә мае сөртәләр. Аны әзерләү өчен, пыяла банкадагы берничә уч чәчәк өстенә зәйтүн яки көнбагыш мае салалар, кояш төшә торган урында 3-4 атна тоталар. Куе кызыл төскә кергән майны сөзеп алып, суыткычта саклыйлар.

19 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.20 сәгатьтә калка, 19.06 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Сеңер тартылганда

Бәрелеп имгәнгәндә, буыннар чыкканда, сеңер тартылганда, ярты стакан яшел чәй өстенә 1 стакан су салып, сүрән утта 15-20 минут пешерәләр, сөзәләр. Җылы, дымлы чәй яфракларын авырткан урынга куеп, башта компресс кәгазе, аннары киҗе-мамык тукыма, аннан соң шарф белән урыйлар. Компрессны көненә 2-4 тапкыр, 2-3 сәгать саен алыштыралар.

20 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.56 сәгатьтә калка, 20.23 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

Баклажанлы тавык ите

3-4 баклажанны яртышар сантиметрлы түгәрәкләп турап, өстенә бераз кайнаган су коялар, тоз һәм 2-3 аш кашыгы серкә салып, болгаталар, суыталар. Тавык итен дә, тәмләткечләр, тоз салып, 1 сәгать чамасы маринадлыйлар. Аннан соң майлы тирән табага тавык итен тезеп, өстенә баклажан, боҗралап туралган суган, эре угычтан уылган кишер җәяләр, майонез сылыйлар, фольга белән томалап, 200 градуслы газ мичендә 40-50 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев