Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 март) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 март (шимбә). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында,6.41 сәгатьтә калка, 17.29 сәгатьтә бата. 13 сәгать 21 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.40 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Каланхоэ

Аллергия башланып, тире кызарса, 1 өлеш каланхоэ согына 3 өлеш кайнаган җылы су кушып, шунда марляны чылаталар да, көненә 2-3 тапкыр 20-30 ар минутка ялкынсынган урынга куялар. Теш сызлаганда, яхшылап юылган каланхоэ яфрагын чәйнәп, шул теш янында 15-20 минут тоталар. Сару кайнаганда (изжога), кечкенә генә яфракны чәйнәп йоталар, 3-5 минуттан соң кыздыру басыла. 

14 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 6.52 сәгатьтә калка, 18.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.44 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Кан басымын төшерү

Гипертония башланып кына килгәндә, цитрус җимешләре белән дәваланып була. Ярты лимон яки әфлисунны кабыгы белән угычтан уып, бал йә шикәр кушалар һәм көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Бу тәмле дару калкансыман бизгә дә уңай тәэсир ясый. 

15 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 7.01 сәгатьтә калка, 19.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.49 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. Ай Кучкарда чакта көч ташып тора, әмма арып-талганчы эшләргә ярамый. 

Радикулит интектерсә

1 кг бәрәңгене кабыгы белән пешереп төяләр, тукыма капчыкка салып билгә куялар, өстеннән калын шәл урап, суынганчы тоталар. Аннан соң авырткан урынга сары мәтрүшкә мае сөртәләр. Анысы болай әзерләнә: берничә уч чәчәкне пыяла банкага салып, өстенә зәйтүн яки көнбагыш мае коялар, кояш төшә торган урынга куялар. 3-4 атнадан соң май куе кызыл төскә керәчәк. Сөзеп, суыткычта саклыйлар.

16 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 7.11 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.53 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

17 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 7.22 сәгатьтә калка, 22.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.58 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Бөердә таш булса

Бөер ташы авыруы интектергәндә, 5 ай буе, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кишер согы; яки көненә 1 тапкыр 1 аш кашыгы зәйтүн мае; яисә көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр стакан каен суы; йә 3 атна буе, ашар алдыннан, кабыклы бәрәңге пешкән ярты стакан су эчү файдалы. 

18 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында,7.35 сәгатьтә калка, 23.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.03 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Сеңер тартылганда

Бәрелеп имгәнгәндә, буын чыкканда, сеңер тартылганда, ярты стакан яшел чәй өстенә 1 стакан су салып, сүрән утта 15-20 минут пешерәләр, сөзәләр. Җылы, дымлы чәй яфракларын авырткан урынга куеп, башта компресс кәгазе, аннары тукыма, аннан соң шарф белән урыйлар. Компрессны көненә 2-4 тапкыр, 2-3 сәгать саен алыштыралар. 

19 март (җомга). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 7.51 сәгатьтә калка, 0.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.07 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Баклажанлы тавык ите

2-3 баклажанны яртышар сантиметрлы түгәрәкләп турап, өстенә бераз кайнаган су коялар, тоз һәм 2-3 аш кашыгы серкә салып, суыталар. Тавык итен дә, тәмләткечләр, тоз салып, 1-2 сәгать маринадлыйлар. Аннан соң майлы тирән табага тавык итен тезеп, өстенә баклажан, боҗралап туралган суган, эре угычтан уылган кишер җәяләр, майонез сылыйлар, фольга белән томалап, газ мичендә 1 сәгать пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев