Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 0.39 сәгатьтә калка, 11.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 13-20 июньдә бәрәңге һәм суган утырту, торма, шалкан чәчү, томатның ян сабакларын өзү, каен җиләгенең мыекчаларын тамырландыру яхшы. Кишер белән чөгендерне сирәкләргә, помидор белән кәбестәне ашларга кирәк. Июньдә ромашка, кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, күкчәчәк кебек дару үләннәрен җыялар.

14 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.51 сәгатьтә калка, 12.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Шифалы чәй

Иммунитетны ныгыту өчен, мондый чәй эчү файдалы: каен җиләге, кара карлыган яфракларын, сары мәтрүшкә һәм чабыр үләннәрен ваклап, тигез микъдарда кушалар, шуның 2 аш кашыгын һәм 1 чәй кашыгы вакланган алтын тамыр (родиола розовая) үләне тамырын 1 литр кайнар суда кайнатып чыгарып, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

15 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.02 сәгатьтә калка, 13.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Суган сихәте

2 баш суганны, кабыгын чистартмыйча, яхшылап юалар да, 10 грамм шикәр салынган 1 литр суда кайнатып чыгаралар, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Сөзеп, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын күтәреп кенә калмый, организмдагы стрептококкларны, дизентерия һәм туберкулез таякчыкларын да үтерә. Яшел суган кыяклары исә каротинга бай, ул сулыш юлларының лайлалы катламын ялкынсынудан саклый һәм тирене матурайта. Баш авыртканда, баш суганны урталай кисеп иснәү булыша.

16 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.13 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Җитен орлыгы бөерне чистарта

1 аш кашыгы җитен орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Барлыкка килгән желены иртән 1 стакан кайнар су өстәп сыеклыйлар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна, көн саен яңа кесәл ясарга кирәк.

17 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.25 сәгатьтә калка, 16.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Лимонлы сарымсак

Буыннарга тоз утырганда, мондый төнәтмә белән дәвалану файдалы. 3 лимон һәм 150 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, яхшылап болгаталар, 500 мл кайнатып суытылган су өстиләр, 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп, салкынча караңгы урында саклыйлар, һәр иртә саен 50 шәр мл эчәләр.

18 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.40 сәгатьтә калка, 17.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Гипертониядән дәва

Кан басымы югары булганда, 1 стакан бал, 1 стакан кишер согы, 1 лимон согын кушып, яхшылап ябыла торган банкада салкынча караңгы урында саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 2 ай.

19 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 18.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Солы печеньесы

1,5 стакан солы ярмасы (геркулес), 150 г атланмай, яртышар стакан шикәр һәм йөзем, 1 йомырка, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыркүперкеч кирәк. Башта коры ингредиентларны кушып болгаталар, аннары йөзем, йомырка, эретелгән атланмайны өстәп, камыр басалар. Юеш кул белән шарчыклар әвәләп, пергамент җәелгән табага тезәләр, юеш кашык белән җәлпәклиләр. 190 градуслы газ мичендә 20 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев