Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.09 сәгатьтә калка, 0.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.06 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Сары мәтрүшкә сихәте

Остеопороздан интеккәндә, 1 аш кашыгы вакланган сары мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суга салып, 15 минут пешерәләр, 40 минут төнәтеп, сөзәләр. 100 г бал һәм 1 аш кашыгы лимон согы кушып, суыткычта саклыйлар. 2-3 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

14 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.19 сәгатьтә калка, 1.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.03 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Күкчәчәк дәвалый

Конъюнктивит интектерсә, бигрәк тә күкчәчәк файдалы. 1 чәй кашыгы чәчәк таҗын 1 стакан суда 5 минут кайнаталар, 1 сәгать томалап төнәтәләр. Шушы төнәтмәгә чылатылган мамыкны көненә 6-8 тапкыр күзгә куйсаң, ялкынсыну тиз арада басыла.

15 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 12нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.19 сәгатьтә калка, 1.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту нәтиҗәле. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Кара карлыган

Ашказаны авыртканда, атеросклероз, ревматизм интектергәндә, 3-4 аш кашыгы вакланган кара карлыган яфрагын 300 мл кайнар суда, яхшылап төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Азканлылык булганда, хәлсезләнгәндә, чәй урынына көн буена карлыган яфрагын пешереп эчү файдалы. Грипп, фарингит, ларингит, тонзиллит, бронхит, пневмония булганда, 1 чәй кашыгы төелгән карлыган яфрагын 1 стакан кайнар суда ябык савытта 10-12 минут пешерәләр, сөзәләр, бал кушып, көн дәвамында 2-3 стакан эчәләр. Цистит интектергәндә, 6 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагын 1 литр кайнар суда җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

Кан тамырларын чистарту

5 аш кашыгы вакланган ылыс, 3 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен һәм 2 аш кашыгы суган кабыгын 1 литр кайнар суда 10 минут пешерәләр, термоска салып, төн буена тоталар, аннары сөзәләр, 3 ай буена көненә 1әр аш кашыгы эчәләр.

16 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.08 сәгатьтә калка, 2.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Валидол урынына - укроп

Йөрәк авыртканда, валидол урынына укроп орлыгы белән дә дәваланып була. Орлыкны порошок итеп төяләр дә, кечкенә пыяла шешәгә салып янда йөртәләр. Йөрәк чәнчи башласа, бер чеметем порошокны тел астына салалар да, әкрен генә суыралар. Бу эч кипкәндә дә булыша. Цистит интектергәндә исә 1 чәй кашыгы укроп порошогын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, иртән ач карынга эчәләр.

17 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.46 сәгатьтә калка, 3.31 сәгатьтә бата. 1 сәгать 39 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.55 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

18 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.15 сәгатьтә калка, 4.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

19 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 16нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.37 сәгатьтә калка, 5.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.49 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Чүпрәсез ипи

Ярты литр майсыз кефир, 1 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 әр чәй кашыгы тоз һәм сода, он кирәк. Кичтән җылымса кефирга 3 аш кашыгы арыш оны салып, баш куялар. Иртән шуңа май, шикәр, тоз, сода, бодай оны салып басалар. Газ мичендә 1 сәгать 10 минутлап пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев