Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.26 сәгатьтә калка, 6.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

 Меңьяфрак шифасы (1)

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән интеккәндә, 3 аш кашыгы вак­ланган меңьяфрак үләнен 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 2-3 аш кашыгы эчәләр.

14 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.36 сәгатьтә калка, 8.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.10 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Меңьяфрак шифасы (2)

Ашказаны җәрәхәте көчәйгәндә, вакланган меңьяфрак, бака яфрагы, ромашка, сары мәтрүшкә, саз кипкәрен тигез микъдарда кушып, шушы катнашманың 3 аш кашыгын 2 стакан кайнар суга салалар, 5 минут кайнаткач, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.

15 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.44 сәгатьтә калка, 9.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.06 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Меңьяфрак шифасы (3)

Кислоталылыгы югары булган гастритны дәвалау өчен, 3 өлеш меңьяфрак үләнен 1 өлеш канлы үлән белән кушалар, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 2-3 аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, тагын дәваланырга кирәк.

16 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.52 сәгатьтә калка, 11.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.01 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Карабодай кесәле

Карабодай ярмасын каһвәтарткычта тарттыралар да (йә иттарткычтан чыгаралар), 3 аш кашыгы онны 1 стакан салкын суга салып болгаталар, кайнап торган 1 литр суга кушалар, болгата-болгата 10 минут пешерәләр. Бераз суынгач, 1 аш кашыгы бал һәм 1 уч вакланган әстерхан чикләвеге кушалар, иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр. Болай дәвалану югары кан басымын төшерә.

17 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.01 сәгатьтә калка, 12.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.57 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Аскаридага каршы

Анарны икегә бүлеп, яртысын 1 стакан кайнар суга салалар, 5 минут кайнатып, 2 сәгать төнәтәләр дә, эчтәге суалчаннарны чыгару өчен, көненә 3-4 тапкыр берничәшәр йотым кабалар. Шул рәвешле 2 анардан ясалган 4 стакан төнәтмәне эчеп бетергәндә, бөтен суалчан чыгып кача. Әмма дәваланырга 1 көн кала кишер согы эчәргә, кишер ашарга кирәк. Мәсәлән, 2 тапкыр 1 әр стакан сок эчәргә, 3-5 кишер ашарга. Кишерне груша белән алыштырсаң да ярый. Ашарга ярты сәгать кала ярты стакан тозлы кәбестә суы эчәргә киңәш ителә. 

18 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.12 сәгатьтә калка, 13.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.53 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

19 август (җомга). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.28 сәгатьтә калка, 15.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Маринадланган помидор

3 литрлы банкага: кирәк кадәр помидор, 1 татлы борыч, 3-4 бүлем сарымсак, 8-10 сабак петрушка, 3 аш кашыгы шикәр, 1 әр аш кашыгы тоз һәм серкә кирәк. Банканы стерильләгәч, төбенә сарымсак, петрушка, дүрткә бүленгән борыч салып, помидорларны тутыралар, кайнар су коеп, 5 минут тоткач, суын кире кәстрүлгә бушатып, шикәр, тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, серкә һәм 3 аспирин төймәсе салып болгаталар да, банкадагы помидорлар өстенә коеп, тимер капкач белән каплыйлар, калын тукымага төреп суыталар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев