Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.01 сәгатьтә калка, 22.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Буын сызлаганда

Кәбестә яфрагын әз генә җылытып алып, бал сылыйлар да, авырткан буынга ябып, өстенә целлофан куялар, бинт, аннары җылы шарф белән урыйлар (төнгә каршы эшләү яхшырак). 2-3 тапкырдан соң буын сызлавы басыла.

13 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.59 сәгатьтә калка, 23.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Солы сихәте

Ашказаны авыртканда, сару кайнаганда, солы белән дәваланалар. Солыны юып киптерәләр, тарттыралар. 1 аш кашыгы онны термостагы стакан ярым кайнар суда 4-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, кичке ашка 20 минут кала, чирегешәр-яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 1-2 айдан соң тагын кабатларга була.

14 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.08 сәгатьтә калка, 23.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Ангинадан дәва

1 баш сарымсакны чистартып, вак кына турыйлар, 1 стакан алма согына салып, кайнатып чыгаралар һәм, өстен капкач белән каплап, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Әз генә суынгач, вак йотымнар белән эчеп бетерәләр. Тәүлегенә 1-3 стакан эчсәң, 1-2 көннән ангинадан котылып була.

15 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.26 сәгатьтә калка, 23.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

Хәтерне яхшырту

Хәтер начарланса, көн саен суган һәм сарымсак ашау файдалы. Шулай ук дүләнә, карабодай, тузганак тамыры, меңьяфрак, каен җиләге, сарут тамыры, кычыткан, кара торма да хәтерне яхшырту үзлегенә ия.

16 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.48 сәгатьтә калка, 0.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17. 33 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Ютәлне басу

2 шәр өлеш песи борчагы (алтей) тамыры һәм үги ана яфрагын, 1 өлеш мәтрүшкәне кушып, шуның 1 аш кашыгын 2 стакан кайнап торган суга салалар, 20 минут төнәткәч, сөзәләр, җылы килеш көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә татлы тамыр һәм песи борчагы тамырларын, әнис орлыгы, шалфей яфрагы, нарат бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнап торган суга салалар, 20 минуттан соң марля аша сөзәләр, җылы килеш, көненә 3-4 тапкыр, чирегешәр стакан эчәләр.

17 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.12 сәгатьтә калка, 0.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Диатездан дәва

Зур чиләктә су кайнатып, 6 дәфнә яфрагы һәм 1 аш кашыгы кара чәй салалар, 1 сәгать төнәтәләр. Шушы төнәтмәдә баланы коендыралар. Гадәттә, 5-6 тапкырдан соң диатез бетә.

18 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.37 сәгатьтә калка, 0.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Ак десерт

4 банан, 100 г кокос вагы, 200 г ак шоколад кирәк. Бананны чистартып, тирән тәлинкәдә чәнечке белән изәләр. Кокос вагын кушып, кечкенә шарчыклар әвәлиләр. Шоколадны сүрән утта эретеп, шарчыкларны шуңа манып алалар да, матурлап сай тәлинкәгә тезә баралар, өстенә кокос вагы сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев