Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.27сәгатьтә калка, 6.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.26 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Балан сихәте (1)

Хроник ютәл интектергәндә, 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм балан җиләген, ромашка, тырнак гөл, андыз үләннәрен 1 литр кайнар суга салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 5-6 сәгать төнәткәч, сөзәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яхшы ябыла торган пыяла банкада саклыйлар. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен, яртышар аш кашыгы балан чәчәге һәм җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Бер чайкаганда, ярты стакан төнәтмәне кулланалар, 1-2 аш кашыгын эчәләр. 

13 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.21 сәгатьтә калка, 6.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Балан сихәте (2)

Тамак авыртканда, балан җиләкләрен изеп, әз генә җылы суга салалар, бал кушып, яхшылап болгаталар да, чиста тукымага сеңдереп, муенга урыйлар, 1 сәгать тоталар. Мондый компрессны көненә 2 тапкыр куярга кирәк. Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Балан кан басымын төшерә. Ярты кило җиләкнең согын сыгып алалар, калган түп өстенә 100 грамм су салып, 5 минут кайнаталар, сөзәләр, 100 грамм шикәр өстәп болгаталар, бераз суынгач, сокка кушалар. 1 аш кашыгы бал салып, яхшылап болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

14 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,13.28 сәгатьтә калка, 7.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Балан сихәте (3)

Даими баш авыртуыннан котылу өчен, көн саен, тәменчә бал кушып, 1 стакан балан согы эчәргә кирәк. Бу сокка солы кайнатмасы кушып эчкәндә, эчәклекнең лайлалы катлавы ялкынсынуыннан да дәваланып була. Бавырны чистарту өчен, ярты кило балан җиләген, аз гына су өстәп, эмальләнгән савытта йомшарганчы пешерәләр, иләк аша издереп чыгарып, суынгач, 200 грамм бал кушалар, 14 көн буе иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

15 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,14.45 сәгатьтә калка, 7.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.39 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Балан сихәте (4)

Кан составын яхшырту өчен, 1,5 стакан вакланган гөлҗимеш җиләген 1,5 литр суда 10 минут пешерәләр, 1 аш кашыгы канлут үләне, 5 аш кашыгы шалфей өстәп, 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стакан изелгән балан җиләге, чирек стакан шикәр өстәп, яхшылап болгаталар. 3 атна буе, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. 2 ел дәвамында һәр 3 ай саен шулай дәваланганда, кан составы яхшыра. Көн саен берәм-берәм 8-12 балан төшен йотканда бәвел һәм үт куыкларындагы ташлардан котылып була. Үтне куа торган төнәтмә әзерләү өчен, балан җиләге, бөтнек үләне, каен бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ашаганнан соң 1 әр аш кашыгы эчәләр.

16 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,16.07 сәгатьтә калка, 7.56 сәгатьтә бата. 19 сәгать 56 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 9.43 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

17 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,17.29 сәгатьтә калка, 8.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.48 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

18 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,18.52 сәгатьтә калка, 8.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Балан куасы 

Кан тамырларын киңәйтү өчен, балан һәм кызыл чөгендер куасы эчү файдалы. 300 г чи чөгендерне уып, стакан ярым суда пешерәләр. Икенче савытта стакан ярым суда 300 г баланны берничә минут кайнатып алалар. Аннары ике кайнатманы кушалар, өчтән бер стакан шикәр өстиләр, кайнатып чыгаралар да, суыталар. Сөзеп, салкын килеш эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев