Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 12нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,16.20 сәгатьтә калка, 1.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Лимон – бавырга шифа

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1 әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

12 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 13нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,17.57 сәгатьтә калка, 1.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Тамак авыртканда

1 чәй кашыгы шалфей үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, шуның белән әледән-әле тамакны чайкарга кирәк. Яртышар аш кашыгы ромашка белән шалфейны 2 стакан кайнар суга салып, икенче кәстрүлдәге суга утыртып, 15 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Калган төнәтмә белән авызны чайкыйлар, борынны юдыралар.

13 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 14нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.36 сәгатьтә калка, 2.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Подаградан – алма согы

Подагра (тоз утыру авыруы) интектергәндә, яңа сыгылган алма согы эчү бик файдалы. Яисә 2 литр суга 3-5 алманы турап, ябык савытта 10 минут пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көн буе эчеп бетерәләр. Чәйгә алма турап эчү дә яхшы.

14 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 3.02 сәгатьтә бата. 14 сәгать 51 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Крыжовник 

Крыжовник – тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә куллану файдалы. Ул – үт һәм бәвел кудыргыч чара, шулай ук хроник эч катудан да кулланыла. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 20 грамм крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.

15 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 16нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.21 сәгатьтә калка, 4.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Тоз утыруны кисәтү

1 килограмм бәрәңгене яхшылап юып, кабыгы белән вак кына турыйлар, 3 литр кайнар суга салалар һәм сүрән утта 1 сәгать 20 минут пешерәләр. Аннары сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1-2 шәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 40 көн. Буыннарны болай чистарткан вакытта итле ризыклар ашамаска тырышырга кирәк.

16 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,23.07 сәгатьтә калка,5.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

17 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында,23.52 сәгатьтә калка, 7.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Каррилы кәбестә

300 г кәбестә, 200 г бәрәңге, 200 г суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы карри порошогы, чирегешәр чәй кашыгы ак әнеч (тмин) һәм төелгән кызыл борыч, 2 канәфер кадагы, дәфнә яфрагы, 50 г томат пастасы, ярты стакан су яки шулпа, тоз кирәк. Башта боҗралап туралган суганны майда кыздыралар, карри өстәп, 3-4 минут сүрән утта пешерәләр, аннары башка тәмләткечләрне һәм туралган кәбестәне өстәп, 10 минут кайнаталар. Бәрәңгене шакмаклап турап, кушалар, томат пастасы, су яки шулпа салып, сүрән утта әзер булганчы пешерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аннары дәфнә яфрагы һәм канәфер кадагын алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев