Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.32 сәгатьтә калка, 6.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 11 - 14 апрель - сарымсак, суган, кишер, торма, редис, кәбестә, суганчалы һәм күпьеллык чәчәкләр чәчү өчен яхшы көннәр.

Җир җиләге

Җир җиләге С, Е, В витаминнарына, марганец, калий, бакыр, кальций, кобальт, молибден, йодка бай. Җиләктәге углеводлар матдәләр алмашын активлаштыра һәм организмны үз күзәнәкләрен тизрәк яңартырга мәҗбүр итә. Җир җиләге аппетитны һәм ашкайнатуны яхшырта, тирне һәм бәвелне куа, тоз алмашын нормага сала, сусауны баса, канны сыегайта, дисбактериозны дәвалый, организмнан токсин һәм шлакларны чыгара, шулай ук стафилококк, стрептококк, пневмококкларны, грипп вирусларын үтерә. Сезон вакытында көн саен җир җиләге ашасаң, кан тамырларының тышчалары һәм иммун система ныгый, кан басымы нормальләшә. Җиләктәге кузгалак кислотасы энергияне арттыра. Кандагы шикәр микъдарын киметкәнгә, аны хәтта диабеттан интегүчеләргә дә ашарга киңәш итәләр. Җир җиләге организмнан артык сыеклыкны чыгара, шуңа ябыктыра. Атнасына 1 тапкыр җиләк кенә ашап тору бик файдалы.

12 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.59 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Тархун шифасы (1)

Тархун (эстрагон) яфракларын киптереп төеп, 1 өлеш порошокка 3 өлеш бал кушалар һәм дерматит, экзема булганда, тирегә сөртәләр. Тиз арыганда, 1 аш кашыгы кипкән үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Радикулит булганда, 20 г үләнне ваклап, 100 г атланмайда сүрән утта берничә минут пешерәләр, яхшылап болгаталар. Суыткычта саклыйлар. Билгә ышкыйлар.

13 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.49 сәгатьтә калка, 7.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.04 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Тархун шифасы (2)

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, бер уч төелгән эстрагон порошогын 500 мл әчегән сөткә кушып болгаталар да, марляга сылап, киңәйгән тамыр өстенә куялар, целлофан белән урыйлар һәм аякны бераз өскә күтәреп яталар, 30 минуттан компрессны алалар. Йокысызлыктан интеккәндә, 1 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, шуңарда сөлгене чылатып, җиңелчә генә сыгалар да, йоклар алдыннан башка урыйлар.

14 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.51 сәгатьтә калка, 8.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.08 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

15 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.38 сәгатьтә калка, 9.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.13 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Чөгендерле кефир

Канны, тамырларны чистарту өчен, 1 стакан кефирга 2 аш кашыгы чөгендер согы, ярты лимон согы, 2 аш кашыгы изелгән караҗиләкне кушып, көненә 2 тапкыр ач карынга эчәләр.

16 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 10.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.17 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

17 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 12.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Солы кәтлите

3-4 бәрәңге, 1 баш суган, 2-3 бүлем сарымсак, ярты стакан солы ярмасы (хлопья), тоз, яшел укроп һәм петрушка кирәк. Солы ярмасына әз генә кайнар су кушып, бүрттерергә куялар. Бәрәңгене угычтан уалар, суган һәм сарымсак, яшел үләннәрне вак кына турыйлар, шулар янына солы ярмасы, тоз кушып болгаталар да, бераз тоткач, коймак кебек кыздыралар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев