Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.43 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.50 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Баланлы бал

Бронхит интектергәндә, 1 аш кашыгы балан җиләген изеп, сүрән утта җылытылган 1 стакан балга кушып болгаталар, яхшылап төреп, 5-6 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 г балан җиләген 200 г балда пешереп, көненә берничә тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан җылы су эчәләр. Каты ютәлне басу өчен, 100 г баланны 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта ярты сәгать пешерәләр, 30 минут төнәткәч, ярты стакан бал кушып, болгаталар, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

11 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.00 сәгатьтә калка, 15.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.46 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Йөрәккә дәва

Калий тозларына бай булганга, бәрәңге бик файдалы. Аның согы организмнан шлак­ларны чыгара, матдәләр алмашын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. Бәрәңге согы белән июньнән февральгә кадәр арада дәвалану хуплана, аннан соң исә бүлбеләрдә агулы соланин микъдары арта. Бүлбеләрне щетка белән яхшылап юалар, кабыгын әрчемичә, угычтан уалар, чиста марля аша согын сыгалар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Ашказаны согының кислоталылыгы түбән кешеләргә, диабеттан интегүчеләргә болай дәвалану тыела.

12 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.41 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Өрек сихәте

Абрикос согы организмда тоз әйләнешен яхшырта һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк эшчәнлеген нормага сала. Кан басымы югары булган кешеләргә өрек ашарга кирәк. Көнгә 100-150 г күрәгә ашау йөрәк аритмиясе һәм ишемия авыруыннан бик файдалы. Тәмәке тартасы килгән чакта бер күрәгә ашап кую теләкне баса. Эчәкләрнең кыскаруын яхшыртып, өрек эч катудан сак­лый. Тик менә симерү һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә әлеге җимешне чикләнгән күләмдә генә куллану зарур. Шулай ук ашказанында җәрәхәт булган кешегә дә өрек ашарга киңәш ителми. Шешенкелекне бетерү үзлегенә бәйле рәвештә, өрекнең куе төнәтмәсе - йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда алыштыргысыз чара.

13 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.26 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.37 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

14 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.56 сәгатьтә калка, 16.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.32 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. Ай Кыз­да чакта ашкайнату системасын кайгырту уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, 2 чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын 1 стакан кайнар суда 8 сәгать төнәтәләр, аннары көн буена, ашар алдыннан, әкренләп эчеп бетерәләр. Яки рәваҗ тамырын төеп, әз генә суга кушып эчәләр, бу да ашкайнату әгъзаларын сәламәтләндерә.

15 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.28 сәгатьтә калка, 15.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.28 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

16 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.02 сәгатьтә калка, 17.00 сәгатьтә бата. 22 сәгать 32 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Кыздырылган бәрәңге

“Макдоналдс”тагы кебек бәрәңгене болай кыздыралар. 7 бәрәңге, 300 г үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене озынча кисәкләргә турап, тастымал белән корыталар, әз-әзләп салып, тирән табадагы кызган майда йөздереп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар, артык мае аксын өчен, дуршлагка сала баралар. Аннары тәлинкәгә бушатып, тоз сибәләр. Яки 7 бәрәңгене 1 сантиметр калынлыктагы озынча кисәкләргә турап, шуңа тоз белән туглап күпертелгән 2 йомыр­ка агын салып болгаталар да, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, өстенә паприка сибәләр, кайнар газ мичендә кызарганчы пешереп алалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев