Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 гыйнвар 2022 ел)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,6.56 сәгатьтә калка, 13.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Баллы сөт

Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.

2 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.20 сәгатьтә калка, 14.21 сәгатьтә бата. 21 сәгать 33 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Иммунитетны ныгыту 

200 әр грамм йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеген, 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар, ярты литр бал кушып, яхшылап болгаталар, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар. Җитен орлыгын каһвәтарткычта тарттыралар, 3 аш кашыгы порошокка 1 аш кашыгы шикәр нисбәтеннән кушып, болгаталар. Балалар көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы, өлкәннәр көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга тиеш.

3 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,9.23 сәгатьтә калка, 15.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

4 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 10.03сәгатьтә калка, 17.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы7.12 сәгать.

 Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын саклау мөһим, арка, умырткалык, йөрәк, кан тамырларын дәвалау, чыныгу уңай нәтиҗә бирә. Камыр ризыкларын күп кулланырга ярамый. Кәбестә, яшел борчак, суган ашау файдалы.

Колак шаулаганда

Колак төрле сәбәптән шауларга мөмкин, шунлыктан башта табибкә күренергә кирәк. Халык медицинасында мондый чара еш кулланыла. Прополисның спиртлы төнәтмәсе белән зәйтүн маен тигез микъдарда кушып, яхшылап болгаталар, мамык кисәген шушы майда чылатып, төнгелеккә колакка куеп яталар. Көнаралаш 10-15 төн дәваланырга кирәк.

5 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,10.27 сәгатьтә калка, 18.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

6 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,10.44 сәгатьтә калка, 20.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать.

 Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Артышлы дәфнә мае

Тез буыннары сызлаганда, 6 дәфнә яфрагын һәм 1 чәй кашыгы артыш җиләген каһвәтарткычта ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар, авырткан урынга бик әйбәтләп ышкыйлар һәм җылы тукыма белән урыйлар.

7 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,10.56 сәгатьтә калка, 21.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый. 

Кыздырылган бәрәңге

“Макдоналдс”тагы кебек бәрәңгене болай кыздыралар. 7 бәрәңге, 300 г үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене озынча кисәкләргә турап, тастымал белән корыталар, әз-әзләп салып, тирән табадагы кызган майда йөздереп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар, артык мае аксын өчен, дуршлагка сала баралар. Аннары тәлинкәгә бушатып, тоз сибәләр. Яки 7 бәрәңгене 1 сантиметр калынлыктагы озынча кисәкләргә турап, шуңа тоз белән туглап күпертелгән 2 йомырка агын салып болгаталар да, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, өстенә паприка сибәләр, кайнар газ мичендә кызарганчы пешереп алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев