Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 декабрь)

1 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 13.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Чикләвек кесәле

3 аш кашыгы төрле чикләвек, 1л сөт, 3 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы крахмал кирәк. Чикләвекне кыздырып, төяләр. Сөтне кайнатып чыгарып, шикәр һәм чикләвек, салкын сөттә эретелгән крахмал кушалар да, кабат кайнатып чыгарып, стаканнарга бүлеп суыталар. Мондый кесәл простатит булганда файдалы.

2 декабрь(якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 13.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.26 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Яман шештән саклый торган ризыклар (1)

Кәбестәнең бөтен төрендә һәм шалканда сульфорафан бар, ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопенин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ирләрне простата (мәни бизе) шешеннән саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөер яман шешен кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Сельдь, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларындагы туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк шешеннән саклый. Ашказаны асты бизе һәм простата бизендәге шештән саклану өчен, кальмар, мидия, креветка кебек диңгез ризыкларына өстенлек бирү кирәк.

3 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.28 сәгатьтә калка, 14.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.22 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Яман шештән саклый торган ризыклар (2)

Парда пешерелгән ризыкларны күбрәк куллану яхшы. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмыйлар. Ысланган ашамлыклардагы сумала онкологик чиргә китерергә мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашау зарур. Майсыз сөт ризыклары, эремчеккә өстенлек бирү мәслихәт. Күгәрә башлаган ризыкны ташларга кирәк, чөнки күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарырга сәләтле, мәсәлән, андагы афлатоксин бавыр яман шеше китереп чыгара ала.

4 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.48 сәгатьтә калка, 14.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.20 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

5 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.05 сәгатьтә калка, 14.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Өрек сихәте

Өрек (абрикос) калий, фосфор, тимер, магнийга, В1, В2 витаминнарына бай, алар исә баш мие эшчәнлеген яхшырта, организмның тонусын күтәрә. Өрек бигрәк тә баш миендәге кан тамырларына файдалы. Ул хәтерне яхшырта һәм минең уйлау сәләтен көчәйтә. Өрек кандагы гемоглобин микъдарын да арттыра, шунлыктан анемия белән авыручыларга 100 г җимешнең дәва кыйммәте 40 г тимер препараты яки 250 г бавырның дәва кыйммәте кадәр үк булуын онытмау зарур.

6 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.21 сәгатьтә калка, 15.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

7 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.33 сәгатьтә калка, 15.40 сәгатьтә бата. 10 сәгать 22 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Дөге кабартмасы

Ярты стакан дөге, 3 аш кашыгы он, ярты литр сөт, 3 йомырка, 1 лимон, 2-3 аш кашыгы шикәр, аз гына атланмай, шикәр оны, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк. Дөгене сөттә пешерәләр. Пешеп чыкканда, атланмай, шикәр, тоз һәм аз гына лимон цедрасы өстиләр. Суынгач, 3 йомырка сарысы һәм он кушып, яхшылап болгаталар, 10-15 минуттан соң туглап күпертелгән йомырка акларын кушып, акрын гына болгаталар да, аш кашыгы белән алып, кечкенә түгәрәкләрне кайнап торган майда тиз генә кыздыралар. Табынга шикәр оны сибеп кайнар килеш бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев