Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.54 сәгатьтә калка, 0.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.00 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Гаймориттан – дәфнә мае

30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын “йомшара”, эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.

2 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.39 сәгатьтә калка, 1.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.56 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Томау интектерсә

1-2 баш суганны турап, тирән савытка салалар да, зур сөлге белән капланып, түзә алганчы суган парын сулыйлар, күзләрне йомалар. Борыннан бик каты агачак, аннары исә хәл җиңеләя. Суган согын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчаны пешерә. Яшел петрушканы блендерда ваклап, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 1-3әр тамчы тамызалар. 10-15 минуттан ук сулыш алу җиңеләя. Чөгендерне угычтан уып, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар, сокка җылы үсемлек мае кушарга да була. Ринитның башлангыч чорында ментол мае да булыша, аны көненә 2 тапкыр һәр борын тишегенә 3-5 әр тамчы тамызалар, ике каш арасына, чигәләргә, колак артына сөртәләр.

3 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.11 сәгатьтә калка, 2.50 сәгатьтә бата.  19 сәгать 19 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.52 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Солы сихәте

Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен, балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчерү файдалы. Эмальләнгән кәстрүлдәге яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма өстенә 1,5 л кайнар су салалар, кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, бераз лимон һәм әфлисун согы кушалар. Көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк. Озак авыраганнан соң хәл җыю өчен, 1 стакан солыны 5 стакан суда сыек кесәл куелыгына җиткәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан сөт кушалар, кайнатып чыгаралар, 2 чәй кашыгы бал өстәп, 2-3 өлешкә бүлеп, җылы килеш көн дәвамында эчеп бетерәләр.

4 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.34 сәгатьтә калка, 4.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.48 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Шалфейлы сөт

Бронхит интектергәндә, 1 стакан сөткә 1 аш кашыгы киптереп төелгән шалфей салып, кайнатып чыгаралар, 40 минут суыталар, аннары кабат кайнатып чыгаралар һәм йоклар алдыннан җылы килеш эчәләр.

5 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.51 сәгатьтә калка, 5.23 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бер эш тә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

6 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.05 сәгатьтә калка, 6.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.41 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Ялгыш киселгәндә

Җәрәхәтне чиста салкынча (кайнатылган булса, бигрәк тә яхшы) су белән юалар. Яраны 3 процентлы водород перекисе яки сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе белән юдыралар да, кырыйларына йод сөртәләр, өстенә стериль бәйләвеч яки пластырь ябыштыралар. Бинт җәрәхәткә ябышып кипсә, водород перекисе белән җебетеп төшерәләр.

7 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.16 сәгатьтә калка, 7.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Чөгендер боламыгы

Тирән чуен казанда әзерләү яхшы. Чөгендерне яртылаш пешерәләр, суытып, чистарталар, эре угычтан уалар. Казанда үсемлек мае кыздырып, шуңа эре угычта уылган 3-4 кишер салалар, чөгендер өстиләр, әледән-әле болгаткалап, 40 минут томалап пешерәләр. Тоз, борыч, 2-3 баш кыздырылган суган, 1 баш вак кына туралган сарымсак өстиләр. Ипигә ак май өстенә ягып ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев