Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карам (18-24 август)

18 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка, 22.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Инфаркттан саклан! (1)

1) Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә. 2) Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта. 3) Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр. 4) Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя.

19 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.19 сәгатьтә калка, 22.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Инфаркттан саклан! (2)

5) Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә, идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк. 6) Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә. 7) Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.

20 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.22 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.43 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

21 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.20 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Кабак балы

Кабак балы – бавыр өчен чын бәлзәм. Ул эчне йомшарта, ашкайнатуны яхшырта. Кабакның өске ягын кисеп, орлыклары белән җепселләрен алалар, тулганчы шикәр салалар, киселгән өлеше белән каплап, тирән савытка утыртып куялар. Шикәр эреп беткәч, сөзеп алып, суыткычта саклыйлар. Теләсә кайчан һәм теләсә күпме эчәргә ярый – зыяны булмаячак.

22 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.08 сәгатьтә калка, 0.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.34 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

23 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.48 сәгатьтә калка, 0.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.31 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Балан – тамакка дәва

1 стакан баланны изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, өстен томалап, 40 минут төнәтәләр. Тамак авыртканда, шул төнәтмә белән аны көненә 4 тапкыр чайкыйлар, 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

24 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.21 сәгатьтә калка, 1.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.26 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Җылы салат

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаткач, кызыл борыч сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев