Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карам (11-17 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 10.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

12 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.21 сәгатьтә калка, 11.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.06 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Хөрмә ширбәте

Бик үк өлгереп җитмәгән хөрмәне турап, әзерләнгән шикәр ширбәтенә салалар, 5 минут кайнаткач, уттан алып, төнгелеккә калдыралар. Иртән тагын 5 минут кайнатып, бераз гына лимон согы яки кислотасы өстиләр. Йөрәк мускулын ныгыту өчен, ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы кабалар. Йөрәк авыртудан шешенгәндә, иртән хөрмә кушылган кабак боткасы пешереп ашау файдалы. Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, хөрмә согын җылы суга кушып, тамакны чайкыйлар.

13 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.32 сәгатьтә калка, 12.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Шалфейлы сөт

Бронхит интектергәндә, 1 стакан сөткә 1 аш кашыгы шалфей салып, кайнатып чыгаралар, 40 минут суыталар, аннары кабат кайнатып чыгаралар һәм йоклар алдыннан җылы килеш эчәләр.

14 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау  йолдызлыгында, 23.45 сәгатьтә калка, 13.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Миләш шикәрне киметә

Диабеттан интеккәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот эчү дә файдалы. 1 әр стакан кипкән миләш белән грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

15 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Мәтрүшкә мае

Киптерелгән сары мәтрүшкә чәчәген кечкенә шешәнең чирегенә кадәр салып, көнбагыш мае белән тутыралар. Капкачын ябып, 1 ай буе суыткычның аскы киштәсендә тоталар. Аннан соң ярылган кулларга көн саен сөртергщ була.

16 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.02 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Шомырт сихәте

Шомырт кобальт, бакыр, магний, тимер, цинк, марганецка, P, C витаминнарына, дуплау матдәләренә, лимон һәм алма кислотасына, фитонцидларга, пектинга бай. Иммунитетны ныгыту, салкын тиюдән саклану өчен, 50 г шомырт җимешен термостагы 1 литр кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый. Яисә 1 стакан суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт салып, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм эч киткәндә көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

17 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.23 сәгатьтә калка, 17.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ташкабак кайнатмасы

1 кг ташкабак, 1 кг шикәр, 2 лимон, 5 г лимон кислотасы (порошок) кирәк. Төшләре алынган, кабыгы чистартылган ташкабакны шакмаклап турыйлар, шикәр белән күмәләр дә, 1 сәгатькә калдыралар. Лимоннарны юка түгәрәк телемнәргә турыйлар. Ташкабакны кайнатып чыгарып, лимон һәм лимон кислотасы өстиләр, уттан алып, суыталар. 3 тапкыр шулай кайнатып чыгаргач, кайнар килеш банкаларга бүләләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев