Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

18 февраль (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.57 сәгатьтә калка, 13.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.50 сәгать. Тәүлек энергетикасы суга бәйле булганга, парлы мунча керү бик файдалы. Яшәү энергиясе зәгыйфь, аны юк-барга әрәм итмәгез. Әти-әни, туганнар белән аралашу...

18 февраль (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.57 сәгатьтә калка, 13.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.50 сәгать.

Тәүлек энергетикасы суга бәйле булганга, парлы мунча керү бик файдалы. Яшәү энергиясе зәгыйфь, аны юк-барга әрәм итмәгез. Әти-әни, туганнар белән аралашу хәерле. Нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар төзү уңышлы. Тышкы кыяфәтегезне матурайтырга уйласагыз, башка көнне сайлагыз - бүген һәртөрле үзгәрешләр уңышсыз. Бөерләрне чистарту өчен яхшы көн. Аяк табаннарына массаж ясау файдалы.

Сихәтле бәлзәм

Каты авырудан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, мондый бәлзәм файдалы. 1 кг бал (юкәнеке булса, яхшырак), 200әр г вак туралган алоэ һәм зәйтүн мае, 150 г каен бөресе, 50 г юкә чәчәге кирәк. Алоэ яфракларын башта 10 көн салкынча караңгы урында тоталар, аннары яхшылап юып, киптерәләр, турыйлар. Балны эретеп, алоэ яфракларын кушалар, су мунчасында парландырып алалар. Ике стакан суга каен бөресен һәм юкә чәчәген салып, 1-2 минут пешерәләр, әзрәк суынгач, сөзәләр һәм алоэлы балга кушалар. Болгатып, зәйтүн мае өстиләр, 2 шешәгә бүлеп, суыткычта саклыйлар, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

19 февраль (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.28 сәгатьтә калка, 15.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ял итү, күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән аралашу хәерле. Балаларыгызга игътибарыгызны арттыру мәслихәт.

Яман шештән - суган

Үпкәдә яман шеш булганда, дарулар белән бергә болай дәвалану да файдалы: шәмәхә төстәге суганны вак кына турап, 1 литрлы банкага яртылаш тулганчы салалар, өстенә бал агызып тутыралар, салкынча караңгы урында (суыткычта да ярый) 2 атна төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.

20 февраль (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.53 сәгатьтә калка, 16.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.59 сәгать.

Һәр эш уңышлы, кибеттә дә яхшы сыйфатлы тауар сатып алып булачак. Хисләрне контрольдә тоту, эчке сиземләвегезгә таяну мөһим. Күптән югалган әйбер табылырга мөмкин. Беркемгә дә зыян салырга ярамый. Чәч кистерү энергияне киметә. Кан басымы сикерү ихтималы зур. Эчәклек яхшы эшли. Күзләрне саклау хәерле. Җимеш соклары эчү файдалы.

Ай Сукоярда чакта ароматерапия

Үсә торган Айда кипарис, ак чыршы, бергамот, грейпфрут, имбир, лаванда, бәкам (сандал) исләре файдалы. Кими баручы Айда исә әрем, кычыткан, артыш исләре белән дәвалану нәтиҗәле.

21 февраль (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.12 сәгатьтә калка, 17.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.03 сәгать.

Авыр көн. Организм хәлсез, эч поша. Күңелсез уйлардан ничек тә котылырга тырышыгыз. Ашауда чама хисен югалтмагыз, сөт ризыкларын күбрәк кулланыгыз. Аяклар, туры эчәк зәгыйфь. Ашказаны һәм эчәклекне чистарту, үлән чәйләре белән дәвалану нәтиҗәле.

Сельдерей согы

Подагра, ревматизм, полиартрит кебек чирләрдән интеккән өлкән яшьтәге кешеләргә көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1-2шәр чәй кашыгы яңа сыгылган сельдерей тамыры согы эчү файдалы.

22 февраль (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 1 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.29 сәгатьтә калка, 19.03 сәгатьтә бата. 1 сәгать 37 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.08 сәгать.

Каршылыклы көн. Арып-талып эшләргә ярамый. Әмма артык күп йоклау һәм ялкаулану да начар. Бүген ач тору ай буе диетада утыруга тиң. Башланган эшләрне ничек тә төгәлләү хәерле.

Баллы анар

Панариций, эренле җәрәхәт, фурункуллардан мондый май булыша. Киптереп, каһвәтарткычта тартылган 1 чәй кашыгы анар орлыгына шулкадәр үк бал кушып болгаталар һәм чуан өстенә ягалар. Остеохондроз булганда исә сызлаган умырткалар өстенә чи кыяр уып ягалар, ул артык тозларны суырып ала.

23 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.41 сәгатьтә калка, 20.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.13 сәгать.

Эчке сиземләү көчле. Ачуланырга, бәхәсләшергә ярамый. Артык күп ашаудан ташлар ясалу һәм артрит башлану ихтималы бар. Фикерләрегезне теләсә кемгә ачып салмагыз. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтегез. Авыз куышлыгы, ирен, тешләр зәгыйфь. Организмны чистарту өчен нәтиҗәле вакыт, бигрәк тә тозсыз, майсыз, шикәрсез ботка ашау файдалы. Чәч кистерергә ярамый.

Картайма!

1 стакан суда 2 чәй кашыгы тоз эретеп, шуңа чылатылган тампон белән көн саен битне һәм муенны сөртергә кирәк. Аннары шушы тозлы суда җитен сөлгене чылатып, ияккә дә массаж ясыйлар. Ияккә массаж ясау тиренең сыгылмалыгын арттыра, битнең контурын саклый - ә бит нәкъ менә йөз контурының үзгәрүе җыерчыклардан да күбрәк картайтып күрсәтә.

24 февраль (җомга). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.58 сәгатьтә калка, 21.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.17 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты белән бәйле. Ихтыяр көчегез җитәрлек булмаса, чирләп китүегез дә ихтимал. Баш, тамак зәгыйфь, аларны дәвалау уңышсыз. Физик эш, күнегүләр файдалы. Парлы мунча керү, маңгай һәм гаймор куышлыкларын чистарту өчен яхшы көн.

Тарылы кабак күптермәсе

400 г кабак, 150 г тары ярмасы, 400 г сөт, 2 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз кирәк. Кабакны чистартып, вак шакмаклап турыйлар, сөткә салып, кайнатып чыгаралар һәм тары, тоз салып, пешерәләр. Бераз суынгач, йомырка сытып болгаталар, майланган, сохари вагы сибелгән табага тигезләп җәеп, өстенә йомырка кушып тугланган каймак сылыйлар һәм газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев