Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

18 август (шимбә). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать. Бүген нинди дә булса эшне башлау өчен яхшы вакыт. Юмарт булыгыз, риясыз ярдәм күрсәтегез. Ашауда чама хисен югалтмагыз. Саранлыктан, артык күп ашаудан...

18 август (шимбә). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать.

Бүген нинди дә булса эшне башлау өчен яхшы вакыт. Юмарт булыгыз, риясыз ярдәм күрсәтегез. Ашауда чама хисен югалтмагыз. Саранлыктан, артык күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит башланырга мөмкин. Ясмин, бөтнек исе кәеф күтәренкелеген саклый. Ай Кызда чакта уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе, эчәклек, үт куыгы, талак, бөерләргә операция ясатырга ярамый. Тамак, тавыш ярылары зәгыйфь.

Чия сихәте (1)

Аңкаулар ялкынсынганда, ангина вакытында 1 аш кашыгы вакланган чия ботагы һәм яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Шушы төнәтмә белән көненә 3-4 тапкыр авызны һәм тамакны чайкыйлар. Җенси көчсезлектән интеккән ир-атларга көненә 1 стакан чия ашарга кирәк. Гемоглобины түбән булганнарга да чия - бик шәп дәва.

19 август (якшәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.45 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.

Табигать кочагында ял итәргә тырышыгыз. Әгәр бүген хәлегез шәп түгел икән, димәк, ихтыяр көчегез зәгыйфьрәк. Китап уку файдалы. Югалган әйберләрне табу, ялгышларны төзәтү, гафу үтенү өчен уңай көн. Сизү әгъзалары, кан әйләнеше системасы, йөрәк аеруча игътибар сорый. Ай Кызда чакта нерв һәм кан әйләнеше системаларын ныгыту зарур, моның өчен яшел чәй эчәргә кирәк.

Чия сихәте (2)

Гепатит белән чирләгәндә, 1 аш кашыгы чия яфрагын 1 стакан кайнаган сөттә сүрән утта 5-7 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, 500 г чияне 500 мл кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, җиләкләрен сытып, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 0,5-1әр стакан эчәләр. Борыннан кан киткәндә, тире җәрәхәтләнгәндә, ваклап изелгән чия яфракларын ярага ябалар яки тампон кебек төреп борынга тыгалар.

20 август (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.07 сәгатьтә калка, 20.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.42 сәгать.

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, күп сөйләмәгез. Уйлану, күбрәк йоклау файдалы. Үсә торган Айда артык авырлык бик тиз җыела, шунлыктан диетага утыру яки ач тору хәерле. Ай Үлчәүдә чакта җенес әгъзаларына, бөергә операция ясатырга ярамый.

Чия сихәте (3)

Иң тәмле даруларның берсе - яңа сыгылган чия согы. Аны шикәр авыруыннан интегүчеләр сезон буена көненә 1әр стакан; атеросклероз, артрит, подагра булганда, матдәләр алмашы бозылганда сезон буена 1-2шәр стакан; трахеит, бронхит вакытында какырык чыгу тукталганчы көненә 1-1,5әр стакан эчәләр; витилигоны (ала тире) дәвалау өчен тирегә чия согы сөртәләр. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кебек чирләрдән интегүчеләргә исә чияне күп ашарга ярамый.

21 август (сишәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.29 сәгатьтә калка, 20.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.38 сәгать.

Юлда булу яхшы. Ач торырга ярамый. Бүген ашалган ризык тулысынча эшкәртелә һәм организмга сеңә. Ашказаны авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп җыелуын күрсәтә. Бөтнек, дарчин, мөшкәт исе файдалы.

Бөерләрне чистарту

Ай Үлчәүдә чакта бөерләрне чистарту нәтиҗәле. Турак уты (толокнянка), наратбаш үләнен, артыш җиләге, татлы тамыр (солодка) һәм сарут тамырларын ваклап кушып, шуның 300 граммын 1 литр суда кайнаталар, төнәтеп сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр.

22 август (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.33 сәгать.

Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашулар күңелгә ятышлы. Сулыш күнегүләре ясау файдалы. Күзләрне арытырга ярамый. Үпкә, бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь. Ай Чаянда чакта бөерләргә салкын тию ихтималы зур. Аларның эшен җайга салу өчен, сары мәтрүшкә, кычыткан, алтынбаш үләннәрен тигез микъдарда алып, чәй итеп эчү файдалы.

Вакытында дәвалану яхшы

Күрем циклы бозылудан интегүчеләргә Ай Чаянда чакта дәвалану бик нәтиҗәле. 1 чәй кашыгы вакланган кылыч үлән (аир) тамырын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Яисә 4 чәй кашыгы петрушка орлыгын 1стакан суда 15 минут кайнаталар, көненә 4-6 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

23 август (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.16 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынычсызланмаска, гайбәт, ялган сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз. Салкын тию ихтималы бар. Үпкәләр зәгыйфь. Ай Чаянда чакта нерв киеренкелегеннән котылу авыр, шунлыктан сабыр булыгыз, чыгырдан чыкмагыз. Аеруча цистит, нефрит, пиелонефриттан интеккән кешеләргә карбыз ашау файдалы

24 август (җомга). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.33 сәгатьтә калка, 22.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.24 сәгать.

Ут белән сак булыгыз. Төрле вәсвәсәләрдән, мавыгулардан саклану зарур. Нерв системасы зәгыйфь. Хискә бай кешеләрнең исә колаклары авыртырга мөмкин. Лимон һәм бәбрия исе нерв киеренкелеген йомшарта ала.

Әфлисунлы крыжовник вареньесе

1 кг крыжовник, 1 кг әфлисун, 1 кг шикәр кирәк. Крыжовникны юалар, әфлисунны чистартып телемнәргә бүләләр дә, барысын бергә иттарткычтан чыгаралар. Шикәр комы кушып, 3 сәгать тоталар. Аннары сүрән утта 7 минут пешерәләр дә, 4 сәгать суыталар. Аннары тагын бер кат кайнаталар. Әзер вареньене стерильләнгән банкаларга тутырып, капрон капкач каплыйлар, салкынча урында саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев