Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

6 апрель (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 25-26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.14 сәгатьтә калка, 14.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.30 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Ярсымаска, ачуланмаска тырышыгыз. Ай Балыкларда чакта тирене, аяк табаннарын, эндокрин системаны саклау зарур, ашкайнату әгъзаларын, эчәклекне чистарту һәм...

6 апрель (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 25-26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.14 сәгатьтә калка, 14.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Ярсымаска, ачуланмаска тырышыгыз. Ай Балыкларда чакта тирене, аяк табаннарын, эндокрин системаны саклау зарур, ашкайнату әгъзаларын, эчәклекне чистарту һәм дәвалау уңышлы. Аллергия китереп чыгарырга сәләтле ризык кулланмау хәерле. Бавыр, балык, кош ите, сөт, сыр ашау файдалы. Үсемлек чәчәргә һәм утыртырга, бүлмә гөлләренә су сибәргә ярамый.

Фасоль чистарта

Хроник пиелонефриттан интеккәндә, бөерне болай чистарту файдалы. 1 стакан фасольне 1 литр суга салып, эмальләнгән кәстрүлдә, капкачын ябып, 2 сәгать пешерәләр. Суын сөзеп, фасольне төяләр, көн буена шуны гына ашыйлар һәм фасоль пешкән суны эчәләр. Дәва курсы - 1 атна.

7 апрель (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 26-27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.35 сәгатьтә калка, 16.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.35 сәгать.

Бүген белешмәләр җыю, документлар имзалату, эшлекле сөйләшүләр үткәрү урынлы. Бик уңай, гармониягә бай көн, сәламәтлек әйбәт. Табигать кочагында ял итү файдалы. Фәнни тикшеренү, психологик тәҗрибә, сораштыру һәм тестлар үткәрү өчен иң яхшы вакыт. Бүген һәм иртәгә үсемлекләргә органик ашлама кертергә, теплицага кишер, редис, торма чәчәргә, суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый, утынга агач кисәргә ярамый.

Помидор сихәте

Помидорда аксым, аминокислоталар, фруктоза, сахароза күп, калий, кальций, фосфор, хром, цинк, магний бар. С витамины анда әфлисун һәм лимондагы кадәр. Әлеге яшелчәдә тимер тозлары тавык итендәгедән 2 тапкырга, балыктагыдан 3 тапкырга күбрәк, шуңа ул азканлылык булганда файдалы. Помидор аппетитны яхшырта, кандагы холестерин микъдарын киметә, яман шеш барлыкка килүне кисәтә. Томат согы симергәндә һәм диабет булганда, матдәләр алмашы бозылганда, үт кудыргыч һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Үт куыгында таш булса, томат согына шулкадәр үк тозлы кәбестә суы кушалар да, көненә 3 тапкыр ашаганнан соң эчәләр. Эренле җәрәхәтләргә изелгән помидор сылап, өстеннән бинт белән урыйлар, көненә 2-3 тапкыр алыштыралар.

8 апрель (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне.27-28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.54 сәгатьтә калка, 17.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.40 сәгать.

Мөһим юридик документлар имзаларга, үзеңә җаваплылыкны алырга, вәгъдә бирергә ярамый. Ай Кучкарда чакта баш, сизү әгъзаларын саклау зарур, бөерне чистарту, билгә компресс кую файдалы. Тозлы, ачы ризыклар, каһвә кулланмау хәерлерәк, карабодай, баклажан, болгар борычы, сельдерей, грейпфрут белән сыйлану яхшы.

Бөер комын куу

Бөерләрне чистарту өчен, 50шәр грамм сары мәтрүшкә, мәтрүшкә, шалфей, мелисса, каз үләнен (спорыш) кушалар, 1 аш кашыгын 250 мл кайнар суга салып, ач карынга 6 көн рәттән эчәләр. Җиденче көнне суытылган үлән чәенә 5 тамчы ак чыршы мае өстиләр. 5 көн буе шушы катнашманы көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр. Беренче тапкыр эчкәч үк бәвел белән ком һәм вак таш чыга башлый.

9 апрель (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 28-29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.14 сәгатьтә калка, 18.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.44 сәгать.

Бүген хәвеф-хәтәрле эшкә керешергә дә, куркырга да ярамый. Төрле вәсвәсәләрдән саклану, сынауларны җиңү көне. Яңа эш башларга ярамый, башлаганнарын төгәлләргә кирәк. Үсемлекләр чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга ярамый.

Диетасыз ябыгып буламы?

Була, дип раслый халык медицинасы. Кичке 7дән соң ашарга ярамый. Кичке 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 грамм кефир эчәргә кирәк. 1 айда шулай итеп 5 килога ябыгып була. Әмма панкреатиттан интекәннәр болай ябыга алмый - аларга сарымсак ашарга ярамый.

10 апрель (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 29-30-1 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.34 сәгатьтә калка, 20.00 сәгатьтә бата. 14 сәгать 39 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.49 сәгать.

30 нчы Ай көненең символы - Алтын аккош. Бу көн һәр айда булмый. Ул - гүзәллек һәм яктылык көне. Ай үзенең циклын төгәлли, организмның резервлары да беткән диярлек. Тик бүген башланган чир тиз китә дә. Көтелмәгән сөенечләр, бүләкләргә бай бу көнне ял итәргә, бернәрсә дә планлаштырмыйча, ләззәтләнергә кирәк. Бернинди үсемлек чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга ярамый.

Сәламәтлек эликсиры

Анар согын әледән-әле куллану вегетатив - кан тамырлары дистониясе һәм гипертония булганда кан басымын нормальләштерә, стресстан саклый, җенси дәртне арттыра. Көн саен 1 стакан анар согы эчү йөрәк авыруларыннан саклый һәм ДНК дәрәҗәсендә картаю процессын әкренәйтә ала.

11 апрель (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 1-2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.56 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.53 сәгать.

Табигать көчләре уянган көн. Теләсә нинди актив гамәл кылу яхшы. Ай Үгезбозауда чакта тавыш ярыларын, муенны саклау зарур, геморройны дәвалау уңышлы. Артык каты кычкырып сөйләшү, кайнар, тозлы ризыклар куллану зыянлы. Йомырка, сөт һәм әчегән сөт ризыклары ашау файдалы. 11-13 апрельдә үрентеләргә һәм бүлмә гөлләренә минераль ашлама кертергә, томат, борыч, физалис чәчәргә (рассадага), алдан әзерләнгән чокырларга алмагач утыртырга ярый, ә менә тамыразыклар чәчәргә, утыртырга ярамый.

Кишер мае

Кишерне вак угычтан уып, эмальләнгән кәстрүлгә салалар, өстен капларлык итеп үсемлек мае агызалар, сулы зуррак кәстрүл эченә утыртып, 3 сәгать пешерәләр. Суынгач, өстеннән майны кашык белән банкага тутыралар. Бераздан ул утыра. Чиста майны шешәгә агызалар. Ул җәрәхәтләрне бик шәп төзәтә. Эчәргә дә ярый - уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте булганда, ашар алдыннан 1-2 чәй кашыгы эчәргә кирәк.

12 апрель (җомга). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 2-3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6,21 сәгатьтә калка, 22.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.58 сәгать.

Фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнү, сәяхәткә чыгу уңышлы. Карар кабул иткәнче, кат-кат уйларга кирәк. Уңган һәм актив булырга тырышыгыз. Көч һәм акчагызны юкка-барга сарыф итмәгез. Мөстәкыйльлек күрсәтергә, өстәмә җаваплылык алырга ярамый. Авыз куышлыгы, өске казналык зәгыйфь.

Итсез пылау

1,5 стакан дөге, 1кг кәбестә, 400 г шампиньон, 2 суган, 2 кишер, 3 бүлем сарымсак, үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч, пылау өчен тәмләткечләр кирәк. Дөгене юып, салкын суда 20 минут бүрттерәләр. Кишерне эре угычтан уалар, суганны шакмаклап турыйлар, сарымсакны ваклыйлар. Яшелчәләрне, гөмбә белән, үсемлек маенда кыздыралар. Кәбестәне турап, тоз, борыч сибәләр, үсемлек маенда кыздырып алалар. Барысын бергә казанга салып, дөге, тәмләткечләр өстиләр, яхшылап болгаталар, 1 стакан су өстиләр, капкачын әз генә ачып калдырып, 180 градуслы газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев