Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

6 июль (шимбә). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27-28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.48 сәгатьтә калка, 19.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать. Төрле авантюраларга эләгүдән саклану мөһим. Акыл җыю, уйлану көне. Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Умырткалык зәгыйфь, авыр күтәрмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Бүген...


6 июль (шимбә). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27-28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.48 сәгатьтә калка, 19.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Төрле авантюраларга эләгүдән саклану мөһим. Акыл җыю, уйлану көне. Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Умырткалык зәгыйфь, авыр күтәрмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Бүген томатның ян ботакларын сындыралар, каен җиләге мыекларын күчереп утырталар.

Җитен орлыгы бөерне чистарта

1 аш кашыгы җитен орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән барлыкка килгән желега 1 стакан кайнар су өстәп сыеклыйлар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы - 1 атна, көн саен яңа кесәл ясарга кирәк.

7 июль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28-29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.39 сәгатьтә калка, 20.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.

Бернинди яңа эш тә башламыйча, көнне гадәти көнкүреш гамәлләрендә гаилә белән үткәрегез. Туганнарның ярдәмен тою ышанычны арттыра. Ай Кыслада чакта ашказаны-эчәк тракты әгъзаларын саклау мөһим, умырткалык, буыннар, тешләрне дәвалау, умырткалыкка массаж ясату, утырган тозларны чыгару уңай нәтиҗә бирә. Кояш үрелмәсе, корсактагы әгъзаларга операция ясатырга, майлы ризык ашарга, газлы эчемлек эчәргә ярамый. Банан, инҗир, пешкән бәрәңге ашау, яшел чәй, солы кесәле эчү файдалы.

Лимонлы сарымсак

Тоз утырганда, мондый төнәтмә белән дәвалану файдалы. 3 лимон һәм 150 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, яхшылап болгаталар, 500 мл кайнатып суытылган су өстиләр, 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп, салкынча караңгы урында саклыйлар, һәр иртә саен 50шәр мл эчәләр.

8 июль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29-30 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.36 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 12 сәгать 16 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.

Бүген активлыкны бизнеска түгел, бәлки шәхси эшләргә, гаиләгә юнәлтү яхшырак булыр. Ай туганда, ач торырга киңәш ителә - зарарлы матдәләр организмнан тизрәк чыгарыла, шунлыктан күп кенә чирләрдән сакланып калып була. Сөт, минераль су, үлән төнәтмәләрен күп итеп эчү файдалы. Сыек диета матдәләр алмашын тизләтә һәм яхшырта. Яңа Ай һәм тулы Ай энергиясе безнең барлык гамәлләребезгә дә уңай тәэсир итә.

Ай һәм чәч

Яңа Ай туганда, чәчләр турында кайгырту бик файдалы. Башны юганнан соң, чәчне ромашка, кычыткан, үги ана яфрагы, колмак күркәсе, әрекмән тамыры төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Әгәр чәч бик коры икән, бөтнек төнәтмәсе белән чайкау яхшы. Көн саен башны әлеге үлән төнәтмәләре белән чылату һәм җиңелчә массаж ясау да гаҗәеп нәтиҗәгә китерә - бер атнадан соң ук баштагы кавыкның эзе дә калмый һәм чәч куера.

9 июль (сишәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 1-2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.39 сәгатьтә калка, 21.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать.

Актив эш көне, азрак сөйләп, күбрәк эшләү уңай нәтиҗә бирә. Кояш чыгу белән торып, эшкә тотыну хуплана. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасы әгъзаларын, арканы саклау мөһим, аяк тубыгы, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Арып-талганчы эшләргә, консерва, кыздырылган ризык ашарга, каһвә эчәргә ярамый. Сөт, катык, эремчек ашау файдалы. 9-11 июльдә җиләк һәм кыяр җыеп эшкәртү, кәбестә төбенә өю, түтәлләр утау, дару үләннәре җыю хуплана.

Суган сихәте

2 баш суганны, кабыгын чистартмыйча, яхшылап юалар да, 1 л су, 10 г шикәр салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Сөзеп, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын күтәреп кенә калмый, организмдагы стрептококкларны, дизентерия һәм туберкулез таякчыкларын да үтерә. Яшел суган кыяклары исә каротинга бай, ул сулыш юлларының лайлалы катламын ялкынсынудан саклый һәм тирене матурайта. Баш авыртканда, баш суганны урталай кисеп иснәү булыша.

10 июль (чәршәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 2-3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.45 сәгатьтә калка, 21.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Актив гамәлләр кылу, кискен үзгәрешләр көне. Эш урынын, һөнәрне, яшәү урынын алыштырырга була. Ай Арысланда чакта кешеләр юмарт һәм мәрхәмәтле, күп акча түгәргә сәләтле, шунлыктан акчаның беразын булса да запаска калдыру хәерле. Бу көннәрдә кипарис, нарат, шалфей, роза, әфлисун исе күңелгә ятышлы.

11 июль (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 3-4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.54 сәгатьтә калка, 22.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Чынбарлыктагы проблемалардан үзегез уйлап чыгарган дөньяга кереп качарга тырышмагыз. Бүген язмыш сезнең өчен бик рәхимле, һәм җирдә үзенең билгеләрен калдырып, сезгә дөрес юлны күрсәтә, аларны күрә белергә генә кирәк. Күңелсезләнергә, яман уйларга бирелергә ярамый.

Колак шаулаганда

Орлыгы белән киптерелгән укропны ваклыйлар да, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

12 июль (җомга). Рамазан аеның 4 нче көне. 4-5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.04 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Яңалыкка бай көн. Башлаган эшне төгәлләргә кирәк. Игелек күрсәтегез, үзегезгә дә мәрхәмәт булып әйләнеп кайтачак. Ай Кызда чакта ашказаны, эчәклекне саклау мөһим, лимфалар һәм эндокрин системаны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Эчәклеккә операция ясатырга, эч йомшарткыч дарулар эчәргә, фастфуд, торт, баллы соклар кулланырга ярамый. Борыч, хөрмә, сельдерей, яшел борчак, йогырт ашау файдалы.

Кайнар ташкабак салаты

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, 1 бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң җиңелчә генә сыгып алалар да, үсемлек маенда, табаның капкачын каплап, кызу ут өстендә тиз генә пешереп алалар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаталар да, кызыл борыч сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев