Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

4 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 17 сәгать 07 минутта тулы Ай. Көн озынлыгы 13.19 сәгать. Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгы саклау мөһим. Беркемгә дә үпкә сакламаска кирәк. Килешүләр төзү...

4 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 17 сәгать 07 минутта тулы Ай. Көн озынлыгы 13.19 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгы саклау мөһим. Беркемгә дә үпкә сакламаска кирәк. Килешүләр төзү уңыш китерә. Сулыш алу җиңеләя, аралашасы, гүзәллеккә сокланасы килә. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. 4, 5 апрельдә укроп, петрушка, берьеллык чәчәкләр чәчәргә була.

Һәркайсы сихәт бирә

Кыяр, бәрәңге, торма, чөгендер, кәбестә ашау бавырны яшәртә. Яшел салат, кыяр, кәбестә, бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Чөгендер, әспе (спаржа), кәбестә канда шикәр микъдарын киметә. Йөзем согын даими куллану кан басымын төшерә. 10-20 көн буе рәттән икешәр алма ашау кан басымын җайга сала. Күрәгә яки өрек төнәтмәсе шешенүне бетерә. Моның өчен 1 литр кайнаган суга 100 грамм күрәгә салып, 6 сәгать төнәтәләр, бал кушып эчәләр.

5 апрель (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.35 сәгатьтә калка, 5.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.24 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат энергиясенә бай көн. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү мәслихәт. Нерв системасына, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Күп йокларга ярамый.

6 апрель (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.43 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.28 сәгать.

Алдануларга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире зәгыйфь. Мунча керү, массаж ясату, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 6-8 апрельдә борчак, фасоль, кабак, ташкабак, укроп, петрушка, татлы һәм ачы борыч, кыяр, помидор, суган, редис, шалкан чәчәргә кирәк.

Бөерне чистарту

Чөгендерне чистартып, эре шакмаклап турыйлар да, ярты стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае өстәп, томалап, газ мичендә ярты сәгать пешерәләр. Аннары чөгендерне һәм 2 бүлем сарымсакны эре угычта уып, каймак өстиләр дә, кичке аш урынына икмәксез ашыйлар, аннан соң балсыз чәй эчәләр.

7 апрель (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.49 сәгатьтә калка, 6.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.32 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Кәеф төшәргә мөмкин. Сукыр эчәк зәгыйфь. Ай Чаянда чакта кешеләр бер-берсен үпкәләтүдән рәхәтлек таба, бу турыда онытмаска һәм һәркемгә дустанә мөгамәләдә булырга кирәк.

Карабодай кесәле

Карабодай ярмасын каһвәтарткычта тарттыралар да (йә иттарткычтан чыгаралар), 3 аш кашыгы онны 1 стакан салкын суга салып болгаталар, кайнап торган 1 литр суга кушалар, болгата-болгата 10 минут пешерәләр. Бераз суынгач, 1 аш кашыгы бал һәм 1 уч вакланган әстерхан чикләвеге кушалар, иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр. Болай дәвалану югары кан басымын төшерә.

8 апрель (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.53 сәгатьтә калка, 6.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашырга, бурычка акча алырга һәм бирергә ярамый. Күз тиюдән догалар укып саклану мәслихәт. Нерв системасы, арканың өске өлеше, күзләр зәгыйфь.

Витилигодан дәва

20 шәр грамм ромашка һәм тырнак гөл чәчәкләре, шалфей һәм кычыткан яфраклары, сары мәтрүшкә, мәтрүшкә һәм эт тигәнәге үләннәрен ваклап кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы - 2 ай. Яисә җирдән яңа казып алынган тузганак тамырын яхшылап юып, ваклыйлар да, 1 гә 3 нисбәтеннән бал кушалар, тиренең таплы өлешләренә көненә 2-3 тапкыр сөртәләр.

9 апрель (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.30 сәгатьтә калка, 7.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.42 сәгать.

Уйлану, буйсыну, тәүбә итү көне. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Гаиләгә, балаларга игътибарлырак булу сорала. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

10 апрель (җомга). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 8.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать.

Яңа эш урынына күчү, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кешеләр хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик хезмәт белән шөгыльләнү файдалы. Сизү әгъзалары, кан тамырлары, бавыр зәгыйфь. Ай Кәҗәмөгездә чакта сагыш баса, бөтен нәрсә төссез һәм күңелсез булып күренә.

Әфлисунлы баллы кекс

2 йомырка, 150 г шикәр, 200 г эретелгән атланмай, 1,5 аш кашыгы бал, 1 пакет (10 г) камыркүперткеч, 1 пакет ванильле шикәр, 450-550 г он, 1-2 әфлисун кирәк. Барлык ингредиентлардан камыр туглап, чистартып туралган әфлисун кушалар, әйбәтләп болгаталар да, кечкенә кекс формаларына яртылаш салып, 200 градуслы мичтә 20-30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев