Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

5 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 21нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.02 сәгатьтә калка, 13.23 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.34 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен...

5 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 21нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.02 сәгатьтә калка, 13.23 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.34 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Холестерин микъдарын киметү

Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, нарат кайрысын каһвәтарткычта тарттырып, шул порошокны көн саен ярты чәй кашыгы кабалар, артыннан чиста су эчәләр. Дәва курсы - 3 атна, аннары 1 атна ял итәләр дә, кабат дәваланырга була. 1 стакан кефирга 1әр чәй кашыгы һинд зәгъфраны (куркума) һәм бал кушып эчү исә холестеринны да киметә, бавырны да дәвалый.

6 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 22нче көне. 24нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.52 сәгатьтә калка, 14.23 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.30 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Кан тамырларын ныгыту

4 аш кашыгы нарат ылысы, 2 аш кашыгы гөлҗимеш җимеше, 4 аш кашыгы суган кабыгын 0,8 литр суга салып, кайнатып чыгаралар, төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән, сөзеп, тигез 4 өлешкә бүләләр дә, һәр порциясенә 1әр аш кашыгы лимон согы өстәп, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

7 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 23нче көне. 24нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 15.12 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.25 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Кыслада чакта хисчәнлек арта, кәеф бер күтәрелә, бер төшә. Иң мөһиме - үз-үзең белән гармониядә булу. Бу көннәрдә дәвалауның психотерапевтик ысуллары нәтиҗәле, су процедуралары белән мавыкмау, хирургик операцияләр ясатмау хәерле. Бүген бары тик яхшылык турында гына уйларга һәм чит кеше йогынтысына бирешмәскә кирәк.

8 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 24нче көне. 25нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.48 сәгатьтә калка, 15.54 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.20 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Диабеттан - миләш

Диабет интектергәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот та эчү файдалы: 1әр стакан кипкән миләш һәм грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган кипкән миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

9 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 25нче көне. 26нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.49 сәгатьтә калка, 16.28 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.16 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Тез авыртканда

Тездә артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка (анысы иң сихәтле санала) су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куялар, шуның өстенә балчыкны җәяләр дә, сөлге белән урап, бинт белән бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене җылыта башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк.

10 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 26нчы көне. 27нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.52 сәгатьтә калка, 16.56 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.11 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Чәч коелса, нишләргә?

1 баш суганны чистартып, угычтан уалар, берничә катлы марляга салып, баш тиресенә сөртәләр, берничә сәгатьтән соң юалар. Башны ак каен яфрагы төнәтмәсе белән юу да файдалы. Шампунь белән юганнан соң, чәчне 2 чәй кашыгы лимон согы яки 2 аш кашыгы серкә кушылган 1 литр су белән чайкау яхшы. 2 аш кашыгы сырганак җимеше һәм яфрагын 2 стакан кайнар су салынган ябык савытта 2-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кич, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр.

11 сентябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 27нче көне. 28нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.58 сәгатьтә калка, 17.20 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.07 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Кыяр салаты

4 килограмм кыярны шактый зур кисәкләргә турап, өстенә маринад салалар һәм, әледән-әле болгаткалап, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр һәм тимер капкач белән каплыйлар. Маринад болай әзерләнә: 1әр стакан шикәр, көнбагыш мае, 6 процентлы серкә ( 9 процентлы булса, ярты стакан), 2 аш кашыгы әз генә өеп тутырылган тоз, 1 чәй кашыгы түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, 2 аш кашыгы горчица порошогын кушып, яхшылап болгаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев