Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

​АЙГА КЫРЫН КАРАМА

23 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.26 сәгатьтә калка, 7.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать. Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы,...

23 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.26 сәгатьтә калка, 7.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Гөлҗимеш дәвалый
Аритмия интектергәндә, 1 стакан гөлҗимеш, 2 аш кашыгы дүләнә җимешләрен 1 литр суда 10 минут кайнаталар, 1 тәүлек төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 2 атна. 10 көн ял иткәч, кабатларга була.
24 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.50 сәгатьтә калка, 9.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.30 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Чамасын белү зарур
Кычыткан канны чистарта, бөер, бәвел куыгы, тире, йөрәк авырулары вакытында булыша, согы нервлар таушалганда, эпилепсия булганда хәлне җиңеләйтә. Әмма миома яки фибромиомага бәйле аналыктан кан киткәндә, атеросклероз, гипертония, полиплар булганда кычыткан төнәтмәсе куллану тыела. Ул канның оючанлыгын да арттыра. Меңьяфрак төнәтмәсен чамасыз эчү башны әйләндерергә, тирегә бетчәләр чыгарырга мөмкин. Канлутны (чистотел) онкология авыруларын дәвалау өчен кулланалар, әмма аның төнәтмәсен 1 айда 1 стаканнан артык эчәргә ярамый (көненә 1 чәй кашыгы гына рөхсәт ителә). Эпилепсия, бронхиаль астма, стенокардиядән интегүчеләргә канлут куллану тыела. Гөлҗимеш төнәтмәсен дә, витаминлы дип, күп кеше эчә, ә ул тромбофлебит белән авыручыларга бөтенләй ярамый.
25 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 10.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.27 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Физик күнегүләр ясау, йөгерү файдалы. Бавырны саклау мөһим. Күмәк эш җиңел кичерелә.
Циститтан - тары
Ярты стакан тары ярмасын яхшылап юалар, 1 литрлы банкага салып, өстенә бүлмә температурасындагы 1 стакан су агызалар, капкач ябып, яхшылап болгаталар. Су аксыл төскә кергәч, эчәләр. Күпме эчеп була, шулкадәр эчәргә ярый, зыяны булмаячак. Дәва курсы - 2 атна.
26 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.40 сәгатьтә калка, 11.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.23 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
27 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.08 сәгатьтә калка, 13.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.19 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Бөерләрне чистарту
Иртән ач карынга бүлмә температурасындагы 1 стакан су эчәләр, 30 минуттан соң 10-15 грамм петрушка һәм укропны бернәрсәсез (тозсыз, икмәксез) ашыйлар, яңа сыгылган яшелчә согы эчәләр. Укроп булмаса, бер 10 грамм петрушка гына ашарга да ярый.
28 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.42 сәгатьтә калка, 14.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Күздәге тамырларны ныгыту
Күздәге кан тамырларын ныгыту өчен, 1 әр аш кашыгы әрекмән һәм тузганак тамыры, караҗиләк һәм кычыткан яфрагы, балан чәчәге, гөлҗимеш һәм кара миләш җиләкләрен кушып, шуның 2 аш кашыгын 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, 2 ай буе, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Көн буе эшләгән күзләрне ял иттерү өчен, 2 чәй кашыгын ярты сәгатькә суыткычка куеп торалар да, аннары күзгә куялар. Көн саен 1 стакан караҗиләк ашау исә - күз өчен иң файдалы дәва.
29 июль (җомга). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 15.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.12 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Томатлы кыяр
5 килограмм кыярны түгәрәкләп турыйлар. 1 литр суга шулкадәр үк томат пастасы кушып, кайнатып чыгаралар, 200 әр грамм шикәр һәм көнбагыш мае, 3 аш кашыгы тоз өстиләр, кайнатып чыгаралар, 200 грамм серкә кушып болгаткач, кыярларны салалар. 5 минут пешергәч, стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар, астын өскә әйләндереп, өстен томалап, 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев