Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

12 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 3.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать. Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене...

12 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 3.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Арыганда, бал аша
Арыганда, хәлсезләнгәндә, 1 әр стакан эрбет (яки әстерхан) чикләвеге һәм карабодайны иттарткычтан чыгаралар да, 1 стакан бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы - 1 ай. Карабодай кан ясалу өчен кирәкле тимергә, чикләвек - файдалы майларга бай, бал исә энергия бирә.
13 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.36 сәгатьтә калка, 4.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
Хөрмә шифасы
Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, гипертония булганда, көн саен 2-3 хөрмә (хурма) ашарга кирәк. Анемиядән дә 2 шәр хөрмә ашау коткара, яисә көненә 1 тапкыр ярты стакан хөрмә йомшагына ярты стакан әфлисун согы кушып эчәргә киңәш ителә. Иртән ашалган хөрмә акыл эшчәнлеген яхшырта. Салкын тигәндә, тамакны хөрмә согына су кушып чайкыйлар. Хөрмә йомшагы яра төзәлүен тизәйтә. Тик шикәр чире белән авырганда бу җимешне артык күп куллану тыела.
14 ноябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.08 сәгатьтә калка, 6.21сәгатьтә бата. 16 сәгать 53 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Анар шикәрне киметә
Ярты килограмм анарның эчендәге бүлемтек элпәләрен, кул белән өзгәләп, пыяла банкага салалар да, өстенә ярты литр аракы коялар. Караңгы урында 12 тәүлек төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. 6 көннән соң канны тикшертәләр. Төнәтмәне эчеп бетергәнче, кандагы шикәр микъдары кимергә тиеш.
15 ноябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.47 сәгатьтә калка, 7.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.16 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Карабодай кайнатмасы
Диабеттан интегүчеләргә чәй, су һәм башка сыеклык урынына гел карабодай шулпасы эчәргә кирәк. Бик сыек итеп карабодай боткасы пешерәләр, сөзәләр һәм шул кайнатманы көн буена эчәләр.
16 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.36 сәгатьтә калка, 9.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Аяк тирләгәндә
Аякны салкынча су белән еш юарга кирәк, тозлы су белән юу тагын да яхшырак. Яисә имән кайрысын порошок итеп төеп, оекбашка салалар. Даруханәдә сатыла торган ачуташ (квасцы жженые) та тир исен бетерә.
17 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.33 сәгатьтә калка, 10.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
18 ноябрь (җомга). Сәфәр аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.39 сәгатьтә калка, 11.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Аджика
200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә татлы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузак­ларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып, өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев