Мәдәни җомга

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

28 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.41 сәгатьтә калка, 16.51 сәгатьтә бата. 3 сәгать 08 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.24 сәгать. Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне...

28 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.41 сәгатьтә калка, 16.51 сәгатьтә бата. 3 сәгать 08 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә - хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
29 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.11 сәгатьтә калка, 18.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
Йөрәккә дәва (1)
Дүләнә чәчәге һәм җимеше йөрәк мускулының тонусын күтәрә, коронар тамырларда кан әйләнешен көчәйтә. Тигез микъдарда кушылган чәчәк һәм җимешләрнең 3 аш кашыгын 3 стакан кайнар суга салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр стакан эчәләр. Валерианада коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәкнең нерв-мускул аппараты эшчәнлеген җайлый торган матдәләр бар. 1 аш кашыгы вакланган валериана тамырын ярты стакан кайнатып суытылган суга салалар да, тәүлек буе төнәтәләр, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Валериана препаратлары белән дәва курсын 3 айдан арттырырга ярамый.
30 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.37 сәгатьтә калка, 19.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.32 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Йөрәккә дәва (2)
Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы - 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.
31 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.01 сәгатьтә калка, 20.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.36 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Йөрәккә дәва (3)
Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. Цикорий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.
1 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.24 сәгатьтә калка, 21.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
2 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.46 сәгатьтә калка, 23.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.43 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
3 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.10 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Эремчекле банан катламасы
5 аш кашыгы солы ярмасы, 300 г майсыз эремчек, 2 банан, 1 йомырка, тәменчә шикәр кирәк. Солы ярмасын блендерда ваклап, шуңа эремчек, йомырка, шикәр кушып, камыр басалар, икегә бүлеп, җәяләр, берәр банан куеп, рулет итеп төрәләр, кәгазь җәелгән табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 20-30 минут пешерәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: