Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

1 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.13 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать. Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү...

1 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.13 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Псориаздан - аю баланы
Кызыл аю баланы (бузина) тамырларын казып алып (яшь куак булса яхшырак), юалар, 3-5 сантиметрлы кисәкләргә турыйлар. 1 уч тамырны 1 литр суга салып, кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 15 минут пешерәләр. 30 минут төнәткәч, шунда марляны чылатып, иртән һәм кичен псориазлы урыннарга куялар. Тулысынча сихәтләнгәнче, шулай дәваланалар.
2 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.23 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Мәтрүшкә дәвалый
Хәзер урманда мәтрүшкә вакыты, бу сихәтле үләнне күбрәк җыеп калырга кирәк. Ул, чәйгә кушып эчкәндә бик тәмле булуы өстенә, дәвалау үзлекләренә дә ия. Буыннар сызлаганда, 2 аш кашыгы мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, шуңарда җитен яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырткан буынга урыйлар, өстеннән целлофан яки пергамент кәгазе, аннары шарф белән бәйлиләр. Төнгелеккә шулай компресс ясап калдыру яхшы.
3 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.31 сәгатьтә калка, 0.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Җиләк чәе
Уртлар канаганда, болай дәвалану файдалы. 1 әр аш кашыгы кипкән кура җиләге һәм кара карлыганны 1 стакан кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр. Ел буена сыйланыр һәм дәваланыр өчен, җәй көне җиләкләрне күбрәк киптереп һәм туңдырып калырга кирәк.
4 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.37 сәгатьтә калка, 0.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
5 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.42 сәгатьтә калка, 1.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Укроп шаулауны баса
Орлыклары белән бергә киптерелгән укроп сабагын ваклыйлар да, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Колак шаулап интектергәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
6 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.13 сәгатьтә калка, 1.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
7 июль (җомга). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.40 сәгатьтә калка, 2.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Тутырылган гөмбә
12 эре шампиньон гөмбәсе, 200 г фарш (сыер яки тавык итеннән), уртача зурлыктагы 2 помидор, 1 баш суган, 2 бүлем сарымсак, 1 кечкенә ачы борыч кузагы, 3 аш кашыгы сохари оны, 1 бәйләм петрушка, каймак яки майонез, тәменчә тоз кирәк. Шампиньонның "аягын" кисеп, эшләпәсенә зәйтүн мае сөртәләр, тоз сибәләр дә, табага тезәләр. Суган, борыч, сарымсак, петрушка, помидорны вак кына турап, шуңа тоз, фарш һәм сохари оны кушып болгаталар. Шул эчлекне гөмбә эшләпәләренә тутырып, өсләренә каймак яки майонез сылыйлар, аннары уылган сыр сибәләр, 200 градуска җылытылган газ мичендә 30 минутлап пешерәләр. Табынга кайнар килеш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев