Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

26 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.59 сәгатьтә калка, 20.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.16 сәгать. Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронх­лар зәгыйфь, салкын тию...

26 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.59 сәгатьтә калка, 20.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.16 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронх­лар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
Крыжовник (1)
Крыжовник - тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә куллану файдалы. Ул - үт һәм бәвел кудыргыч чара, шулай ук хроник эч катудан да кулланыла. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 20 г крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.
27 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.09 сәгатьтә калка, 21.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.11 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Крыжовник (2)
Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.
28 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.17 сәгатьтә калка, 21.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
29 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.21 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.02 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыр­тырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
30 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.59 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Тырнак гөл шифасы
Бөерләрне чистарту һәм андагы комны куу өчен, 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый. Җәен 3-4 атна буе көн саен өзеп алып, 3-4 чәчәкне ач карынга ашаганда, геморройдан котылып була. Бу шулай ук гастритны да дәвалый, уртлар канавын да туктата. 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң һәм йокы алдыннан авызны чайкау стоматитны һәм уртлар канавын бетерә. Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 әр чәй кашыгы календула чәчәге һәм кычыткан үләнен 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, 14 көн буе, көненә 3 тапкыр, ач карынга, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр.
31 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.17 сәгатьтә калка, 23.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.54 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
1 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.06 сәгатьтә калка, 23.48 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.50 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Ташкабактан аджика
1,5 кг ташкабак, 300 әр г кишер һәм татлы борыч, 3 данә ачы борыч, 1 кг помидор, 2 баш сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 70 мл 9 процентлы серкә, 100 г үсемлек мае кирәк. Сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, шикәр, тоз, май кушып, уртача утта кайнатып чыгаралар, аннары утны киметеп, 1 сәгать пешерәләр. Серкә, изелгән сарымсак өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр дә, кайнар килеш стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач каплыйлар, астын өскә әйләндереп куеп, одеялга төреп суыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев