Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

21 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.12 сәгатьтә калка, 0.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.37 сәгать. Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту...

21 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.12 сәгатьтә калка, 0.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.37 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Паркинсон чире интектерсә
Паркинсон авырулы кешенең куллары калтыравын болай киметеп була. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать буе пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 2 көн дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр. Дәва курсы - кимендә 6 ай. Яисә 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 200 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчеп, көн буена эчеп бетерәләр. Яки 1 аш кашыгы шалфей үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар, артыннан сөт эчәләр. Яисә берәр өлеш сукыр кычыткан, бөтнек, мәтрүшкә үләннәрен, чыпчык җилеменең (омела белая) яфракланган яшь ботакларын, икешәр өлеш чабыр үләне һәм мелиссаны кушып, шуның 1 чәй кашыгын термостагы 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр. Чәй гөмбәсе төнәтмәсе, чия согы эчү, фейхоа ашау, шырпы башы кадәр прополисны тел астына куеп суыру, көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы бал ашау да хәлне бераз җиңеләйтә. Башта табиб белән киңәшләшү зарур!
22 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 1.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.42 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
23 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.29 сәгатьтә калка, 2.01сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
24 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.47 сәгатьтә калка, 2.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Ютәлдән - шикәрле сөт
2 аш кашыгы шикәрне табада көрән төскә кергәнчә кыздыралар, аннары, болгата-болгата, 1 стакан сөт кушалар (бер чеметем төелгән имбир өстәргә дә була). Көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
25 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.07 сәгатьтә калка, 3.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.54 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
26 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.27 сәгатьтә калка, 3.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.58 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Сихәтле битлек
1 аш кашыгы каймак (сөт өсте яки кефир), 1 йомырка сарысы, 2-3 тамчы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы бал, берничә тамчы лимон һәм алоэ сокларын кушып, яхшылап болгаталар да, биткә сөртеп, өстенә марля ябып, 20 минут тоталар. Атнасына 2 тапкыр шундый битлек ясау җыерчыкларны киметә, бит тиресен картайтмый.
27 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.45 сәгатьтә калка, 3.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.03 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Кысыр харчо
2,5-3 л су, уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 1-2 баш суган, яртышар стакан дөге, томат пастасы һәм әстерхан чикләвеге, 1 бәйләм петрушка, 2-5 бүлем сарымсак, 50 грамм үсемлек мае, 1 әр чәй кашыгы хмели-сунели һәм төелгән кориандр, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгеләрне дүрткә бүлеп, салкын суга салып, әзер булганчы пешерәләр. Шул арада чикләвекләрне төяләр (пакетка салып, уклау белән суккалаудан да яхшысы юк), дөгене юып, дуршлагта суын саркыталар. Кишерне - саламлап, сарымсакны - телемләп, суганны шакмаклап турыйлар. Казанда яки калын тышлы тирән кәстрүлдә майны җылытып, томат пастасы өстиләр, 2-3 минуттан соң яшелчәләрне салып, 3-4 минут кыздыралар. Аннары чикләвек һәм тәмләткечләрне кушалар да, 3 литр су өстәп, кайнатып чыгаралар, дөгене салып, 15-20 минут пешерәләр. Тоз сибәләр, суы саркытылган пешкән бәрәңгене, туралган яшел петрушканы өстәп, 5 минут пешерәләр дә, сүндергәч, 7-10 минут төнәтәләр. Табынга яшел тәмләткеч үләннәр һәм каймак яки майонез салып бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев