Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.29 сәгатьтә калка, 14.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.04 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Кычыткан (1)

Кычыткан халык медицинасында борын-борыннан кулланыла. Ул С, В, К витаминнарына, каротинга, органик кислоталарга бай. Үсемлектәге хлорофилл матдәләр алмашын көчәйтә, тынычландыра, йөрәк-кан тамырлары системасы, эчәклек, сулыш үзәгенең тонусын күтәрә, зарарланган тукымаларны торгыза. Кычыткан препаратлары кызыл кан тәнчекләренең санын арттыра, кан составын яхшырта, андагы шикәр микъдарын киметә, эчәклекнең лайлалы тышчасын ныгыта. Кычыткан атеросклероз, холецистит, гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалый, эренле яраларны җыя. Төнәтмә әзерләү өчен 1 аш кашыгы кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда 15 минут төнәтәләр. Дәвалану максатында көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр.

5 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 23 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.49 сәгатьтә калка, 15.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кычыткан (2)

Биттәге бетчәләрне бетерү өчен, лосьон ясыйлар: 2-3 аш кашыгы вакланган яфракны 1 литр суда кайнатып чыгаралар да, 30 минут төнәткәч, сөзәләр. Көненә 5 тапкыр шуның белән битне юып, сөртмичә киптерәләр. Чәчне үстерү өчен, 3 аш кашыгы вакланган яфракны 1 литр кайнар суда төнәтәләр дә, сөзеп, ай буена чәчне шуның белән чайкыйлар. Чәч агарганда, кычыткан согы сөртү булыша. Аяк табанындагы ярыкларны бетерү өчен, аякны 10-15 минутка кычытканлы суга тыгып утыралар, аннары тукландыргыч крем белән массаж ясыйлар. Игътибар! Каны артык тиз оючан кешеләргә, төрле шешләр булганда, кан акканда кычыткан белән дәвалану тыела. 

6 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай  тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.08 сәгатьтә калка,15.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.   Көн озынлыгы 8.56 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

7 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне.24 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 1.25 сәгатьтә калка, 15.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.52 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Нарат шифасы

Матдәләр алмашын яхшырту, организм­ны шлаклардан чистарту өчен, нарат ылысын җыеп, шуның өчтән бер стаканын 1 литр суда 10 минут пешерәләр дә, җылы урында 1 тәүлек төнәтәләр, аннары сөзеп, көн буена су урынына эчәләр. 

8 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 2.41 сәгатьтә калка, 16.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

9 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай  тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Дәва – аяк астында

Күпләр аяк сөякләренең бүлтәеп чыгуыннан зарлана. Дәва исә бик гади: бака яфрагы яки әрекмән яфрагын шушы чыгып торган сөяккә ябып, төнгелеккә җылы яулык белән урап куярга гына кирәк. Тузганак чәчәкләрен ваклап, бераз гына йод кушып, төнәтү һәм авырткан урынга куеп бәйләү дә булыша. 

10 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.57 сәгатьтә калка, 15.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 8.40 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Солы кесәле

Мондый кесәл йөрәк, эчәклек, ашказаны өчен файдалы, канны һәм бавырны да чистарта. 2 стакан солы онына (ярманы каһвәтарткычта яки иттарткычта вакларга була) 1,5 литр су, арыш икмәге катысы яки 1 стакан кефир кушалар да, 1-2 көн әчеткәч, сөзәләр. Гел болгатып торып, куерганчы пешерәләр, тәменчә тоз һәм шикәр өстиләр. Яки ярты килограмм солы ярмасын 2 литр җылы суга салып, 1 стакан кефир өстиләр дә, тәүлек буе төнәткәч, марля аша сөзеп, куерганчы пешерәләр. Сөт яки каймак белән ашыйлар. Ә калган түпкә 2 йомырка, серкә белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода, 100 грамм атланмай, шикәр, ванилин, кокос вагы һәм он кушып, камыр басалар һәм газ мичендә печенье пешереп алалар. 


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев