Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.51 сәгатьтә калка, 20.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.42 сәгать. 

Бүген ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булсын. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Баллы укроп суы

 Кан тамырларын чистарту өчен, чирек стакан укроп орлыгы, ярты стакан балны термоска салып, өстенә ярты литр кайнап торган су агызалар, тәүлек буе төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

4 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.19 сәгатьтә калка, 21.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Аспиринлы йод 

Буыннар сызлаганда, болай дәвалану булыша. Кечкенә шешәдәге 10 миллилитр йодка 5 таблетка аспирин кушып болгаталар. Аспирин эрегәч, йод төссезләнә. Шуны сызлаган буыннарга сөртеп, төнгелеккә аякка - йон оекбаш, кулга – бияләй киеп йокларга яталар.

5 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.34 сәгатьтә калка, 22.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.32 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Эчәклекне чистарту 

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

6 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.26 сәгатьтә калка, 23.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.28 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эш­тә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә ки­рәк. Бу көннең энергетик куәте зур, кеше­дә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

7 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,17.58 сәгатьтә калка, 1.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.23 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Гөлҗимеш кесәле

Панкреатит булганда, гөлҗимеш кесәле эчү файдалы. 4 стакан су, 50-80 г кипкән гөлҗимеш, 1-1,5 стакан шикәр, 4-6 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 1-2 г лимон кислотасы кирәк. Юылган гөлҗимеш җимешләре өстенә 3 стакан кайнар су салып, 1 сәгать тоталар, аннары йомшарганчы пешерәләр. Сөзеп, башка савытка салалар. Җимешләрне изеп, шуңа кушалар, шикәр, лимон кислотасы өстәп, кайнатып чыгаралар да, 1 стакан салкын суда эретелгән крахмал кушып, кайнатып чыгаргач, уттан алып, стаканнарга бүлеп суыталар.

8 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,18.19 сәгатьтә калка, 2.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.19 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

 Кабак сихәте

Дөньяда кабакның сигез йөздән артык төре бар, шулардан ике йөз төре генә ашарга яраклы. 1 литр май алу өчен 35 кабак кирәк. Әлеге сихәтле май кандагы холестерин микъдарын киметә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый. Ул А, Е, К, В, С, D витаминнарына, селен, натрий, калий, магний, тимер, кальцийга, бета-каротинга бай, фосфор һәм кремний кислоталары да шактый. Кабак 90 процентка судан тора, 100 граммында нибары 25 калория бар. Тутыяга (цинкка) бай булганга, кабак төше бигрәк тә ир-атларга файдалы.

9 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында,18.32 сәгатьтә калка, 4.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.14 сәгать.

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Тәмле күмәч

1 стакан җылы сөткә 2 аш кашыгы шикәр, 1-1,5 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы он салып, кабарырга куялар. Кабарып менгәч, 50 г эретелгән атланмай, 3 әр аш кашыгы иссез үсемлек мае һәм шикәр, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 3 стакан чамасы он салып, камыр басалар, җылы урынга куялар. Камыр күтәрелгәч, бертигез түгәрәкләр әвәлиләр, майланган табага ара калдырып тезәләр. 20 минут кабарткач, тугланган йомырка сарысы сөртеп, өстенә умач (1 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы атланмай) уып сибәләр дә, газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев