Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 июль – 4 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 11нче көне. 13 нче Ай  тәүлеге. Ай   Укчы йолдызлыгында, 19.00 сәгатьтә калка, 0.25 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

30 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 12нче көне. 14нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 1.30 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Миләш дәвалый 

Баш авыртканда, йокысызлык интектергәндә көн буена 10 миләш җиләге ашыйлар. Салкын тигәндә, грипп вакытында 2 аш кашыгы кипкән миләш, 1 әр аш кашыгы кипкән кара карлыган җиләген һәм яфрагын кичтән термостагы кайнар суга салып калдыралар, икенче көнне чәй урынына эчәләр. Мондый чәй бөерләрне дә дәвалый. Гипертониядән, атеросклероздан дәвалану өчен, 1 әр аш кашыгы кипкән миләш һәм гөлҗимешне 2 стакан кайнар суда 5 минут пешерәләр, сөлгегә урап, җылы урында 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр.

31 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 13нче көне. 15нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.38 сәгатьтә калка, 2.57 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 16.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Шикәрне киметү (Ванга рецепты)

Шикәр чиреннән интеккәндә, 300 әр г петрушка тамыры һәм сарымсак, төшләре алынган 1 кг лимонны иттарткычтан чыгаралар,  караңгы урында 2 атна төнәтәләр, аннары көн саен ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

1 август (сишәмбе).Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Сукояр  йолдызлыгында, 21.15 сәгатьтә калка.   21 сәгать 32 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 16.05 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Солы кесәле

Гастритны кисәтү һәм дәвалау өчен, 1 аш кашыгы солыны яхшылап юалар, өстенә 1 стакан кайнар су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1чәй кашыгы бал кушып ашыйлар. Кесәлне тагын да файдалырак итеп була. Ярты стакан солы, 1 аш кашыгы йөзем яки 2-3 күрәгәне термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 канәфер кадагы өстиләр. Иртән кесәлен эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Мондый кесәл иммунитетны да ныгыта.

2 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 15  нче көне.17  нче Ай  тәүлеге.  Ай Сукояр  йолдызлыгында, 21.42 сәгатьтә калка,6.15 сәгатьтә бата. 3  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.01 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Тайтояк айныта

Эчкечелеккә сабышкан кешеләрне аракыдан биздерү өчен,  порошок итеп төелгән тайтояк (копытень) тамырын пычак очына элеп эчкеченең ризыгына сибәләр. 3 тапкыр ашый икән – 3 тапкыр сибәләр. Әмма дозаны арттырырга ярамый, үсемлек агулы! Яисә 3 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, көн дәвамында 2-4 әр аш кашыгын эчкеченең ашына һәм чәенә кушып бирәләр. 3 ай буе көн саен эчәргә кирәк.

3 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай  тәүлеге.  Ай Балыклар  йолдызлыгында, 21.52 сәгатьтә калка, 7.51 сәгатьтә бата. 3  нче фаза.  Көн озынлыгы 15.57 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

4 август (җомга). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай  тәүлеге.  Ай   Балыклар йолдызлыгында,21.52 сәгатьтә калка, 7.51 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.  Көн озынлыгы 15.53 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кыяр маринадлау

Стерильләштерелгән банкаларга орлыкланган укроп башы, сарымсак салалар, юылган кыярларны тутыралар да, шаулап торган кайнар су коялар. 15 минуттан соң ул суны түгәләр, кыяр янына хуш исле борыч, канәфер һәм башка тәмләткечләр салалар да, 4 литр суга 1 стакан шикәр, ярты стакан тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә исәбеннән ясалган кайнар тозлык агызалар, тимер капкач белән ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп куялар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев