Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 октябрь – 3 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай  тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.49 сәгатьтә калка, 6.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 9.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Гөлбадран шифасы

30 грамм кипкән гөлбадран чәчәген 100 грамм кайнаган тозлы суда  20 минут төнәтәләр дә, матдәләр алмашын яхшырту өчен, шул төнәтмәдә сөлгене чылатып, бөтен тәнне кызарганчы ышкыйлар. Борынгылар гөлбадранны мускус белән чагыштыра торган булган. 

29 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.59 сәгатьтә калка, 8.18 сәгатьтә бата. 23 сәгать 24 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 9.30 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Балык мае дәвалый

Тавык күзе (гемералопия) – эңгер-меңгердә күрү сәләте кимү ул. Аннан котылу өчен, даруханәдән 300 грамм балык мае сатып алып, 3 көн рәттән иртән, ашар алдыннан, 100әр грамм эчәргә кирәк. Тавык күзе организмга Е витамины җитмәгәндә килеп чыга. 

30 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай  тәүлеге.  Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.15 сәгатьтә калка, 9.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.26 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Сихәтле май

Җәрәхәтләрне тиз төзәтә торган май ясау өчен, 1әр аш кашыгы бал һәм балавыз­ны кайнар сулы савыт өстендәге савытта эретеп, шуңа 2 стрептоцид порошогы кушалар да, әйбәтләр болгатып, суыткычта саклыйлар. 

31 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай  тәүлеге.  Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.37 сәгатьтә калка, 11.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.22 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Бил авыртканда

Ярты килограмм бәрәңгене кабыгы белән пешереп, изәләр, компресс кәгазенә җәеп, билгә куялар. Өстеннән җылы шарф урап, 20 минут тоталар. Берничә көн рәттән дәвалансаң, авырту басыла. 

1 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.12 сәгатьтә калка, 12.39 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.18 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Кан басымыннан – карбыз

Гипертониядән интегүчеләргә болай дәваланырга була. Карбыз кабыгы һәм орлыкларын яхшылап киптереп, он хәленә җиткәнче төяләр, ай буена көненә 2 тапкыр яртышар чәй кашыгы кабалар. Елына 4-5 тапкыр шулай дәвалану файдалы. Һәр көн иртән ач карынга 1 чәй кашыгы чи тары ярмасы ашау да кан басымын нормальләштерә. Көненә 2 тапкыр 1 стакан кефирга 1 чәй кашыгы төелгән дарчин салып эчү дә булыша. 

2 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла йолдызлыгында, 19.04 сәгатьтә калка, 13.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.13 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Кул оеганда

Бер савытка – салкын, икенчесенә кайнар су салалар. Кулларны башта кайнар, аннары салкын суга 30 ар секундка тыгып торалар, 5 тапкыр кабатлыйлар. Аннан соң кулга скипидар мае сөртеп, җылы бияләй кияләр. 5 көн рәттән иртән һәм кичен шулай дәваланалар. 10 процедурадан соң кул оюның нәрсә икәне онытылырга тиеш. Кулларны алмаш-тилмәш әле кайнар, әле салкын сулы кран астында тотарга да була.

3 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 20.12 сәгатьтә калка, 14.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.09 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Сыр таякчыклары

200 грамм эремчеккә 1 йомырка, 2 аш кашыгы он, серкә белән сүндерелгән әз генә сода, 100 грамм уылган сыр кушып, камыр басалар, бармак зурлыгындагы таякчыклар ясап, онда әвәлиләр һәм майда кызыдырып алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев