Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 4нче көне. 6 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 9.11 сәгатьтә калка, 22.42 сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.41 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр  1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

23 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 5нче көне. 7 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында,10.27 сәгатьтә калка, 22.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.37 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Баллы әнис

Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 грамм бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.

24 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 6нчы көне. 8 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.45 сәгатьтә калка, 22.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Кара карлыган 

Ашказаны авыртканда, атеросклероз, ревматизм интектергәндә, 3-4 аш кашыгы вак­ланган кара карлыган яфрагын 300 мл кайнар суда, яхшылап төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Азканлылык булганда, хәлсезләнгәндә, чәй урынына көн буена карлыган яфрагын пешереп эчү файдалы. Грипп, фарингит, ларингит, тонзиллит, бронхит, пневмония булганда, 1 чәй кашыгы төелгән карлыган яфрагын 1 стакан кайнар суда ябык савытта 10-12 минут пешерәләр, сөзәләр, бал кушып, көн дәвамында 2-3 стакан эчәләр. Цистит интектергәндә, 6 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагын 1 литр кайнар суда җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

25 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 7нче көне. 9  нчы Ай  тәүлеге.  Ай   Чаян йолдызлыгында, 13.06 сәгатьтә калка,22.58 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

26 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Чаян  йолдызлыгында, 14.32 сәгатьтә калка, 23.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.27 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Тартуны ташлап була

1 аш кашыгы вакланган бүре тырнагы (змеевик, горец змеиный) үләне тамырын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 2-3 минут кайнаталар, 40-50 минут төнәткәч, сөзәләр. Тәмәке тартасы килгән саен, шул сыгынты белән авызны чайкыйлар. Яки иртән, тәмәке тартасы килүгә үк, 1 аш кашыгы бал кабалар, 10 минуттан соң 1 стакан кайнар сөт яки солы төнәтмәсе эчәләр. Көн дәвамында берничә тапкыр кабатлыйлар.

27 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11  нче Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 23.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.23 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Целлюлитка каршы крем

4 аш кашыгы зәйтүн маена 5 тамчы әфлисун эфир маен кушып болгаталар, целлюлитлы җирләргә сөртеп, 5 минут буе яхшылап ышкыйлар. Юалар. Көнаралаш кабатлаганда, уңай нәтиҗә 3 атнадан соң күренә башлый.

28 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 10нчы көне. 12 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка, 23.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Чия кайнатмасы

Зур савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгаралар. 1 стакан чия, 1 стакан шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Аннары тагын 1 әр стакан чия белән шикәр салалар. 9 стаканга хәтле шулай эшлиләр, аннары 15 минут кайнаталар, күбеген җыялар. Газны сүндергәч, тагын 4 стакан шикәр кушалар. Болгата-болгата эретеп бетергәч, җылы килеш банкаларга тутыралар. Болай кайнатканда, чия бөрешми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев