Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Бишьяфрак шифасы (1)

Бишьяфрак яки саз утчәчәге (сабельник болотный) органик кислоталарга, С витаминына, каротин, сапонин, катехинга, флавоноидларга, фенолкарбон кислоталарына, эфир майларына, сумалага бай. Ашказаны авыртканда, 1 аш кашыгы киптереп вакланган үләнне термостагы 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, өчтән берәр стакан эчәләр. Подаградан дәвалану өчен, 1 аш кашыгы вакланган үлән тамырын 200 мл суда сүрән утта 15-20 минут пешерәләр, сөзәләр дә, көненә 4 тапкыр, ашаганчы, 2шәр аш кашыгы эчәләр. 

18 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,1.12 сәгатьтә калка, 12.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Бишьяфрак шифасы (2)

Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган утчәчәк үләне һәм тамырын 1 стакан кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көн дәвамында әкренләп эчеп бетерәләр. 1 аш кашыгы үлән һәм тамырны 1 стакан кайнар суга салып, икенче бер сулы савытка утыртып, 15 минут җылыталар, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Остеохондроз, ревматизм булганда, буыннар сызлаганда, көненә 3 тапкыр өчтән бер стаканны ашаганчы эчәләр, подагра, радикулит һәм остеохондрозны дәвалау өчен, шул төнәтмә кушылган ваннада коеналар. Вакланган бишьяфрак тамырын пыяла банкага тутырып, өстенә көнбагыш мае салалар, әледән-әле селкеткәләп, караңгы урында 3-4 атна төнәтәләр. Сөзеп, сызлаган буыннарга ышку өчен тоталар. Файдаланыр алдыннан майны 40 градуска кадәр җылытып, буынга сөртәләр, йон тукыма белән урыйлар. 

19 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,2.36 сәгатьтә калка, 12.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Бавырга ярдәм

Колмакның яшел яфрак һәм сабакларыннан сыгылган 2 аш кашыгы сокны 200 әр мл кайнар сөт белән суга кушалар. Яисә 2 аш кашыгы киптереп вакланган колмак күркәсен 200 әр мл сөт һәм суга кушып, термоста 10-12 сәгать төнәтәләр. Колмак сөтен тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр (ашаганнан соң). Дәва курсы – 10-12 көн. Мондый төнәтмә бавырны токсиннардан чистарта, бигрәк тә гепатит, цирроздан соң эчү файдалы. 

20 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,4.05 сәгатьтә калка, 12.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

21 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.40 сәгатьтә калка, 13.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

22 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,7.18 сәгатьтә калка, 13.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Томаудан – борыч

Борычлы тукыманы (перцовый пластырь) 5 мм-1 см киңлектәге тасмаларга кисеп, берсен маңгайга сул каш уртасыннан уң каш уртасына кадәр, берәрне борынның ике кырыена ябыштыралар. Борын куышлыклары бар яклап җылына һәм томау тиз арада бетә. (Әмма болай эшләр алдыннан табиб белән киңәшү зарур!)

23 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.48 сәгатьтә калка, 14.26 сәгатьтә бата. 13 сәгать 16 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

 Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Кәбестәле күптермә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне саламлап турап, атланмай кушылган үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар. 3 йомырка, 1,5 чәй кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы тоз, 5 әр аш кашыгы каймак (яки куе сөт өсте) һәм майонез, 6 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы серкә белән сүндерелгән содадан камыр туглап, кәбестә өстенә агызалар да, кайнар газ мичендә пешерәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев