Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай  тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.14 сәгатьтә калка, 17.25 сәгатьтә бата. 20 сәгать 55 минуттан яңа Ай.  Көн озынлыгы 10.37 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү,  айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

Баш авыртканда (1)

Кинәт  баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авырту һаман кимемәсә,  күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карарга туры киләчәк. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин.  Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.

15 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 7.32 сәгатьтә калка, 17.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.32 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Баш авыртканда (2)

Чирек стакан суга шулкадәр үк алма серкәсен кушып, шуны 1 минут суларга  кирәк. Лимон яки бөтнек маен иснәргә дә була. Баш бик каты авыртканда, мәтрүшкә, бөтнек һәм кырлыган үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, 1 әр стакан эчәләр. Мелисса төнәтмәсе артык ярсыганда, арыганда, йөрәк тибеше ешайганда да булыша. 15 грамм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 6 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган чабыр үләнен 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

16 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.56 сәгатьтә калка, 17.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  10.28 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Баш авыртканда (3)

Баш даими авыртып интектерсә, андыз булыша. 1 аш кашыгы вакланган андыз үләнен 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Тигез микъдарда кушылган мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек үләннәренең 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, сөзәләр, 3 атна дәвамында көненә 1 тапкыр эчәләр. Балан яки кара карлыган согы эчү  бик файдалы. Тигез микъдарда кушылган бал белән балан да баш авыртуны баса, 3 атна дәвамында көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кирәк. Чигәгә чи бәрәңге телеме яки кабыгы белән пешерелгән бәрәңге куеп тору, сарымсак согы сөртү дә баш авыртуны баса ала.

17 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 10.24 сәгатьтә калка, 17.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.23 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

18 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 11.55 сәгатьтә калка, 18.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.19  сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

19 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай  тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.21 сәгатьтә калка, 18.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  10.15 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

20 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.30 сәгатьтә калка, 19.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.10 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Татлы катлама

5 йомырка, 1 әр стакан он һәм шикәр, берәр чеметем тоз һәм ваниль, 200 грамм варенье, джем яки куертылган сөт кирәк. Йомырканы шикәр белән куерганчы күпертәләр, әкренләп он өстиләр. Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага агызып, 180-190 градуслы газ мичендә 10-15 минут пешерәләр. Кәгазен куптарып, кайнар бисквитны сөлгегә урыйлар. Суынгач, кире сүтәләр, джем, варенье яки куертылган сөт сылап, рулет итеп төрәләр, өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев