Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,1.14 сәгатьтә калка, 11.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.34 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Грипптан соң

Грипптан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр аш кашыгы бал, какао порошогы, атланмай салып, кайнар сулы зуррак савытка утырталар һәм болгата-болгата эретәләр. Көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

15 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,2.42 сәгатьтә калка,11.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.37 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Сырганак сихәте

Ашказанында җәрәхәт булганда, мондый өстәмә дәва чарасыннан файдаланып карарга мөмкин. Ашарга 15 минут кала 1 аш кашыгы сырганак мае эчәләр дә, 1-2 минут уң якта, 1-2 минут аркада, 1-2 минут сул якта, аннары корсакта капланып яталар – ашказанын бөтен яктан “майлап” чыгалар. Беренче 3 көндә сару кайнарга мөмкин, шунлыктан майга сода эремәсе (ярты стакан суга чирек чәй кашыгы аш содасы) кушып эчәргә кирәк. Болай дәваланганда, диета тоту һәм һичшиксез табиб белән киңәшү зарур. 

16 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.39 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Кайда нинди витамин бар (1)

А витамины кабак, кишер, кәбестә, салат, яшел тәмләткеч үләннәр, бәрәңге, өрек, бавыр, бөер, диңгез балыгы, йомырка сарысы, атланмай, сөт өсте, әче сөт ризыкларында күп. В1 витамины солы, арпа, фасоль, бәрәңге, бавыр, бөер, чикләвек, чүпрә, кукуруз, карабодай, шыттырылган бодайда бар. В2 витаминына кәбестә, яшел борчак, алма, помидор, шалкан, солы, сыра чүпрәсе, порей суганы, бодай, сыер ите, бавыр, әче сөт ризыклары бай. В3 витамины чыганаклары – чүпрә, ит, бавыр, бөер, әче сөт ризыклары, карабодай, бодай, солы, кукуруз, арыш, гөмбә. 

17 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.16 сәгатьтә калка, 12.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.42 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Кайда нинди витамин бар (2)

В5, В6, В9 һәм В12 витаминнарына йомырка сарысы, бавыр, бөер, әче сөт ризыклары, үсемлекләрнең яшел өлеш­ләре, арахис, ярмалар, әфлисун, кавын, балык бай. С витаминын даими куллану зарур, ул цитрус җимешләрендә, кызыл төстәге җиләк-җимешләрдә, чәчәк кәбестәдә, яшел борчак, фасоль, тормада күп. D витаминының төп чыганаклары – йомырка, сөт, атланмай, бавыр, балык. Е витаминына бөртеклеләр, үсемлек майлары, йомырка, салат-латук, бавыр бай. F витамины балык мае, зәйтүн мае, кипкән җиләк-җимештә күп. H витамины бавыр, гөмбә, шоколад, чикләвек, сөт, йомырка сарысында бар. K витаминына диңгез кәбестәсе, яшел чәй, шпинат, башлы суган, ясмык бай.

18 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,5.49 сәгатьтә калка, 12.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.45 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

19 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне.27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.18 сәгатьтә калка, 13.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.49 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

20 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне.28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,8.30 сәгатьтә калка, 14.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Алма бәлеше

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1300г алма, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыр көпшәкләндергечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын камыр, тагын алма җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган атланмайны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев