Айга кырын карама (14-20 декабрь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
14 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.38 сәгатьтә калка,7.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Шифалы бәлзәм
Бөерне һәм йөрәкне ныгыта торган бәлзәм болай әзерләнә: 100 грамм кыр наратбашын 1 литр суда сүрән утта яртылаш кимегәнче кайнаталар, сөзгәч, 250 грамм бал кушалар да, сулы савытка утыртып, ярты сәгать пешерәләр, күбеген җыеп торалар. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.
15 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,14.19 сәгатьтә калка, 9.06 сәгатьтә бата. 12 сәгать 02 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Чыршы күркәсе
Организмнан артык тозны чыгару өчен, бер дәва курсына унбиш чыршы күркәсе кирәк. Кичтән бер күркәне термоска салып, өстенә 250 мл кайнар су коялар. Иртән ярты стакан төнәтмәне эчәләр, күркәсен ташлыйлар. Икенче көнне калган төнәтмәне эчеп бетерәләр. 1 ай шулай дәвалангач, 10 көн ял итәләр дә, тагын кабатлыйлар.
16 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.25 сәгатьтә калка, 10.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Кан басымын төшерү
Кан басымы югары күтәрелгәндә, аш алдыннан 1 чәй кашыгы укроп орлыгы ашап, артыннан су эчеп кую файдалы. Көннең икенче яртысында 20-30 тамчы сукыр кычыткан төнәтмәсе эчәргә була. Яисә 1 лимон һәм 2 әфлисунны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарып, 500 грамм изелгән мүк җиләге, тәменчә бал яки шикәр кушалар да, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар.
17 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.46 сәгатьтә калка, 10.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Колмак сихәте
Геморрой интектергәндә, 1 аш кашыгы кипкән колмак күркәсен 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, суынгач, сөзеп, көн дәвамында вак йотымнар белән эчеп бетерәләр.
18 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.14 сәгатьтә калка, 11.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Баклажан дәвалый да
Атеросклероз, эч кибү, симерү, шикәр авыруын дәвалау өчен, киптереп төелгән баклажан кабыгын көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы кабалар, артыннан кайнаган җылы су эчәләр.
19 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,19.41 сәгатьтә калка, 11.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.
Сельдерей сызлауны баса
Буыннар сызлаганда, көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр чәй кашыгы сельдерей согы эчү файдалы. Яки 1 аш кашыгы уылган тамыразыкны 1 стакан кайнар суга салып, төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 1 аш кашыгы уылган тамыразыкны 1 стакан салкын суда 4 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар.
20 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.04 сәгатьтә калка, 11.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.
Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.
Дымлы шоколадлы брауни
130 г шикәрне 115 г йомшартылган атланмай белән болгатып, 3 йомырка, 250 мл сөт, 180 г он, 35 г какао, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз салып, камыр туглыйлар да, 180 градуслы газ мичендә 30-35 минут пешерәләр. Мичтән алгач, табасында килеш нечкә агач таякчык белән тишкәләп, өстенә 150 мл сөт агызалар. Ул тулысынча сеңеп беткәч, 160 г шоколад, 20 г атланмай, 15 г какао өстенә 300 мл кайнар сөт салып болгаталар да, тагын тишкәләп, бисквит өстенә агызалар. Тулысынча суынгач, кисеп, табынга йә туңдырма, йә крем (60 г шикәр оны кушып күпертелгән 250 мл 33% сөт өсте) белән бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев