Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 25нче көне. 26 нчы Ай  тәүлеге.  Ай   Кысла йолдызлыгында, 0.37 сәгатьтә калка, 19.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.21 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Буыннар сызлаганда

3 баш сарымсак һәм 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 литр кайнар суга салалар, болгатып, 3 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар, көненә 1 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр. Өлгереп саргайган кыярны иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар (анысыннан лосьон ясарга була), калган массага тоз кушып болгаталар да, җитен тастымалга сылап, авырткан буынга бәйлиләр, өстеннән пленка һәм шарф урап, 2-3 сәгать тоталар. Тозлы май белән дә дәваланып була. Моның өчен 0,5 килограмм йодлы тоз өстенә аз гына су салып, бөтен су парга әйләнгәнче кайнаталар да, 200 грамм эретелгән каз яки тавык мае кушып болгаталар, яхшылап ябылган карасу төстәге банкада салкынча урында саклыйлар. Буын сызлаганда, йон тукымага шул майны сылап, авырткан җиргә урыйлар.

13 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 26  нчы  көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла  йолдызлыгында, 1.45 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата.  4 нче фаза.  Көн озынлыгы 15.17 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Балан сихәте

Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы баланны 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Хроник баш авыртудан интеккәндә, көн саен 1-2 стакан балан согын бал белән эчү файдалы. Бөердәге, үт һәм бәвел куыкларындагы ташларны эретү өчен, көн саен 10-15 балан җимешен төше белән берәм-берәм ашарга кирәк. Бавырны чистарту өчен, ярты килограмм баланны эмальләнгән кәстрүлдә йомшарганчы пешерәләр, иләк аша сыттырып чыгаралар, 250 грамм бал кушалар. 2 атна буе иртән ач карынга һәм йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

14 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге. Ай Арыслан  йолдызлыгында, 20.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.12 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

15 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 28  нче көне.  29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Арыслан  йолдызлыгында, 3.01 сәгатьтә калка, 20.30 сәгатьтә бата. 4  нче фаза.  Көн озынлыгы 15.08 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

16 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 29  нчы көне. 30 нчы, 1 нче   Ай  тәүлекләре.  Ай  Кыз йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка, 20.40 сәгатьтә бата. 12 сәгать 38 минуттан яңа Ай.   Көн озынлыгы 15.04 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Кан тамырларын ныгыту

4 аш кашыгы нарат ылысы, 2 аш кашыгы гөлҗимеш җимеше, 4 аш кашыгы суган кабыгын 0,8 литр суга салып, кайнатып чыгаралар, төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән, сөзеп, тигез 4 өлешкә бүләләр дә, һәр порциясенә 1әр аш кашыгы лимон согы өстәп, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

17 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 2 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кыз йолдызлыгында, 5.38 сәгатьтә калка, 20.46 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 15.00 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

18 август (җомга). Сәфәр аеның 2 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кыз йолдызлыгында, 6.55 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 14.55 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Аджапсандал

500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, рәйхан, кинза ( күп кешегә ул ошамый, шуңа петрушка белән алыштырырга була), ак әнеч, тәменчә тоз-борыч кирәк, ташкабак һәм ачы борыч кузагы да өстәргә мөмкин. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта түгәрәкләп-боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Мондый рататуй (соте, рагу, лечо) йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була. Җырчы Федор Шаляпин, Франциядә яшәгәндә, кунакларын шундый рататуй белән сыйларга яраткан һәм аны “татар салаты” дип йөрткән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев