Йолаларыбызны балалар сурәтли
Заман алга барган саен йолаларыбыз онытыла, милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез нечкәлекләрен югалта, аларны үткәргәндә, тәмен-тәртибен-ямен белеп, башлап йөри торган өлкәннәр дә арабыздан китә бара. Шуңа да борынгыдан килгән мирасыбыз сагында торучыларны, милләтпәрвәрләрне милли мәдәниятнең бу гүзәл бизәкләрен әүвәлге үзенчәлекләре белән ничек саклап калырга һәм киләчәк буыннарга да тапшырырга, дигән сорау борчый....

Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, бергәләп, республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, әкият-риваятьләрен балалар күзлеге аша тасвирлауны максат иткән үзенчәлекле «Хәзинә» проектын башлап җибәргән. Бу эшнең беренче этабы булган хезмәт - татар халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр тупланган үзенчәлекле китап дөнья күргән. Басмада Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәребез, Карга боткасы, Каз өмәседәй йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез Казанның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары - 10 нан 15 яшькәчә балалар иҗаты аша күрсәтелгән. Китапта барлыгы 128 рәсем урнаштырылган. Алар төрле техника ярдәмендә башкарылган. Арада гуашь, пластилин, камыр, киез, аппликация, кәгазьне җебетеп ясаган катнашма, төсле пыялалар белән бизәкләү алымнары белән ясалган сюжетларны күрергә мөмкин.
.jpg)
Яшь рәссамнар арасында милли киемнәребезне читек һәм түбәтәй дип кенә белүчеләр дә, әбиләренең намаз укыганын, никах мәҗлесләрен үзләре күреп үсүчеләр дә булган. Әлбәттә, балаларның милли мәдәниятебез турындагы белеме шуның белән чикләнгән.
Эшне балаларга мәгълүмат бирүдән башлап җибәргәннәр. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белгечләре балалар сәнгать мәктәбендә укучылар һәм укытучылар өчен лекцияләр укыган, йолаларыбызның нечкәлекләре, милли үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләгән, бергәләп видеофильмнар караган. Иске Казан, татарларның әүвәлге киенеп йөрү рәвешләре, тормыш-көнкүрешләре турында фоторәсемнәр белән танышу да балаларның мәгълүматын арттырган. Аннары балалар ике ай дәвамында рәсемнәр ясаган. Әлбәттә, тема - катлаулы, ул рухи мирасыбызны тирәнтен белүне, милли сәнгатебезне яратуны таләп итә. Әмма талантлы балалар аны остазлары Галина Орлова җитәкчелегендә дөрес һәм образлы итеп башкарып чыга алган. Сюжетларда татарларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре, холыклары, бәйрәмнәре, риваятьләре чагылыш тапкан. Белгечләр фикеренчә, рәсемнәрдә төсләр һәм яктылык бик дөрес бирелгән.

Китап төсле рәсемнәр белән, яхшы кәгазьдә, затлы нәшер ителгән. Басма гаилә йолалары, татарларның көнкүреш мәдәнияте, татарларның календарь йолалары, милли бәйрәмнәр, татар халык әкиятләре һәм риваятьләр кебек бүлекләрдән тора. Аларның һәркайсы татар, инглиз, рус телләрендә милли мәдәниятебезнең үзенчәлекләре белән таныштыра. Билгеле ки, басма балалар өчен дә, өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен дә файдалы. Әмма аның тиражы бик аз, нибары 500 данә.
Сөембикә КАШАПОВА.
. «Кыз урлау». Шипачева Александра. 16 яшь.
. «Туй көнендә». Мәхмүтова Мәрьям. 14 яшь.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз