Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Көрәштән башланган мәхәббәт: Динар һәм Айгөлнең мәхәббәт тарихы

Тагын бер көрәшче, танылган хөкемдар башлый-күзле булды. Динар Зиннәтуллин белән кәләше Айгөл уздырган никах мәҗлесен инде туй дип тә уйлап куйдылар.

Тагын бер көрәшче, танылган хөкемдар башлый-күзле булды. Динар Зиннәтуллин белән кәләше Айгөл уздырган никах мәҗлесен инде туй дип тә уйлап куйдылар.

Мессенджерларда популяр булган көрәшчеләр төркемендә кичә көн дәвамында котлаулар яуды. Соңгы елларда республиканың, Россиянең иң оста хөкемдарларының берсенә әверелгән Динар Зиннәтуллин өйләнә икән. Инстаграмда да әлеге мәҗлеснең матур өлешләрен күзәттек. Яшермим, никах белән туй мәҗлесләре бер үк көнне булган дип уйлап куйган идем, баксаң, бу әле никах мәҗлесе генә булган икән. Туйлары соңрак булачак.
Динардан кәләше Айгөл белән танышу, мәхәббәт тарихларын белештек.

“Белгәнеңчә, заманында мин Әтнәдә тренер булып эшләп алдым. Шул чакта Айгөлләрнең авылында – Мәңгәр авылында көрәш буенча ярышлар уздыра идек. Ул вакытта әле ул мәктәптә укый иде. Әнисе исә авылда фельдшер булып эшли, ярышлар вакытында танышырга, аралашырга туры килде. Өч ел элек инстаграмда языша башладым аның белән. Номерын сораган идем, бирмәде.

Күңелгә кереп калды булса кирәк, ел ярым элек янә яздым, телефонын да бирде, ниһаять. Узган ел 8 март алдыннан очраштык Айгөл белән, ничек кирәк – шулай, ягъни чәчәкләр белән бардым очрашуга. Апрельдә инде сюрприз ясап, яна торган утлар ярдәмендә “Парус” рестораны каршында “выходи за меня замуж” дип тәкъдим ясадым. Машина белән шыпырт кына алып килдем дә, үзенә берни сиздермичә генә тәкъдим ясадым. Белми дә калды. Ризалашты, нишләсен инде.
Шуннан май аенда әти-әниләр белән аның гаиләсенә кулын сорарга бардык. Кичә, ниһаять, ВДВ көнендә никахлаштык. Барысына да шул көрәш, тренер эше, инстаграм сәбәпче булды. Тормыш иптәшем – врач, терапевт, быел ординатураны тәмамлады. Сентябрьдә, Алла боерса, Биектауга кайтачак, эш инде көтеп тора, иншалла. 28 сентябрьдә Арчада туй уздырырга исәпләп торабыз. Никахны Рамил хәзрәт укыды, фатихасын бирде. Бик күп дуслар – җырчылар, көрәшчеләр килгән иде”, дип сөйләде безгә Динар.

Без исә көрәшчеләр исеменнән Динар һәм Айгөл Зиннәтуллиннарны гаиләсе корулары белән котлыйбыз! Гаилә гомерләре дә, мәхәббәт тарихлары кебек, матур булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев