Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Көрәшчеләрне Зәйдә көтәләр

24-26 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия көрәш турниры узачак. Мастерлык турниры булганлыктан, быел да ул илнең иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыячак.

24-26 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия көрәш турниры узачак. Мастерлык турниры булганлыктан, быел да ул илнең иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыячак.

Ярышларның баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ярышларда катнашу өчен Россиянең - 15, Татарстанның 18 төбәгеннән көрәшчеләр килергә теләк белдергән. "Төрекмәннәр белән таджиклар да килергә мөмкин әле, ул чакта инде турнир халыкара статусына ия булачак", ди ул.

Хәер, бәйгенең дәрәҗәсе болай да югары. Район күләмендә генә оештырыла башлаган ярышлар хәзер мастерлык турниры булып тора, ягъни анда җиңү яулаган көрәшчеләр "Россиянең спорт остасы" дигән исемгә лаек булырга мөмкин. Үз авырлыкларында җиңү яулаган һәм призер булып танылган көрәшчеләргә саллы гына акчалата призлар да каралган. Турнирда кече һәм өлкән яшьтәге яшүсмерләр дә катнашачак. Өлкәннәр арасындагы көрәш исә сигез үлчәү авырлыгында узачак: 60, 65, 75, 85, 90, 100, 130 кг.га кадәр һәм 130 кг.нан авыррак үлчәүләрдә.

Узган ел әлеге турнирда ир-егетләр арасында Хәмидуллин Зөлфәт, Минмуллин Илназ, Зәйнәшев Равил, Гадершин Булат, Миңгалиев Ринат, Әсхәдуллин Салават, Зәйнетдинов Айгиз, Сыртаев Айнур, Гыйлаҗетдинов Ранис җиңү яулаган иде.

ФОТО: minsport.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев