Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

КИЛЕН ТОКМАЧЫ

Туйның икенче көнендә килен төшкән йортта, ул камыр басып кискән токмачтан аш пешереп, табын җыеп, кунак чакыру гадәте - бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган милли йолаларыбызның берсе. Халыкта "Килен токмачы" яисә "Килен чәе" дип йөртелә торган бу бәйрәмдә дә, әлбәттә, иң әүвәл яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сыналган, әмма анда шул ук...

Туйның икенче көнендә килен төшкән йортта, ул камыр басып кискән токмачтан аш пешереп, табын җыеп, кунак чакыру гадәте - бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган милли йолаларыбызның берсе. Халыкта "Килен токмачы" яисә "Килен чәе" дип йөртелә торган бу бәйрәмдә дә, әлбәттә, иң әүвәл яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сыналган, әмма анда шул ук вакытта киленнең күрше-күлән, туган-тумача белән якыннанрак танышуы да максат ителгән.

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле филиалы Биектау районы Мәдәният сараенда "Килен токмачы" дигән әдәби кичә үткәрде.

Бу көнне Биектау мәдәният сараенда әби-әниләре нәсыйхәтләре белән үскән, гаилә тормышына зур әзерлек белән аяк баскан биш килен камыр басып, токмач кисүдә бәйге тотты. Районның Мүлмә авылыннан китапханәче Илсөя Шакирова, Мәмдәлдән сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Сираҗиева, Яңа Авылдан кибетче Резедә Хәкимҗанова, Коркачыктан сәнгать җитәкчесе Айгөл Хәйруллина, Кече Рәстән клуб мөдире Гөлфия Сабирова жюри һәм тамашачылар каршында үз уңганлыкларын күрсәтергә тиеш иде. Милли күлмәк, чигүле алъяпкыч кигән, яулыкларын, татар хатын-кызларына хас булганча, чөеп бәйләгән киленнәр билгеләнгән вакытта савыт, тастымал, куна тактасы куелган өстәлләр янында эшне башлап җибәрде: ике йомыркага камыр басып, аны җәйде. Әлбәттә, камыр үзле булырга тиеш, моның өчен аны озаграк басу сорала, җәйгәндә уклау өстендә кулларны тигез йөртү исә җәемнәрнең кырыйлары чәчәкләнмәве өчен кирәк. Киленнәрнең барысының җәемнәре юка, нәфис килеп чыкты. Әмма осталыкка чикләр юк, дигәндәй, жюри рәисе Кадрия Идрисова Илсөя Шакирова һәм Гөлфия Сабированың җәемнәре аеруча тигез килеп чыгуын әйтте.

Биш киленнең һәркайсы токмачны үзенчә кисте: берсе пычакны артка йөртсә, икенчесенеке гел алга шуыша... Әмма барысыныкы да күргәзмәгә куярдай вак һәм нәфис килеп чыга.

Киленнәр үз эшләре белән мәшгуль булган арада сәхнәдә районның үзешчән сәнгать осталары башкаруында милли җырларыбыз яңгырады, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, район мәдәният бүлеге мөдире Лилия Борһанова һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле филиалы рәисе Гөлсинә Шакирова тамашачыларның игътибарын онытыла башлаган борынгы йолаларыбызны кайтаруның бик әһәмиятле булуына юнәлтте. Биектау районы гражданлык хәлләрен теркәү бүлегеннән Гөлнара Камалиева, хастаханәнең баш табиб урынбасары Резедә Якупова, район мөхтәсибе Фәрит хәзрәт фикеренчә дә, гореф-гадәтләребез гаиләнең ныклыгына, сәламәт балалар үстерүгә нигез булып тора.

Кияү йортына килен булып төшкән кызны сынау да аның гаилә тормышына ни дәрәҗәдә әзер булуын белергә теләүдән килгән. Шуңа да аналар кыз балаларны килен хезмәтенә бик кечкенәдән әзерли башлаган.

Ул арада киленнәр эшләрен төгәлләде, жюри да нәтиҗәләр чыгарды. Кече Рәс авылыннан клуб мөдире Гөлфия Сабирова җиңүче дип игълан ителде. Гөлфия аш-суга осталыгы белән дан тоткан дәү әниле өйдә үскән. Ул оныгын да ризык әзерләү серләренә өйрәтә торган булган. Килен булып төшкән йортында да Гөлфияне әби белән бабай каршы алган. Аларның һәр өйрәткәне яшь киленгә дәрес булган. Гөлфия бүген кайнаналы йортта әниле-кызлы кебек гомер кичерә, ире һәм балаларының иң яратып сыйлана торганы исә токмачлы аш, камыр ризыклары икән. Яшь ханымның сабырлыгына, әдәплелегенә дә игътибар итми мөмкин түгел иде.

Гореф-гадәтләребезне ихтирам итеп, өлкәннәр сүзеннән чыкмыйча, алар өйрәткәннәрне үзенә юлдаш иткән кызлар-егетләр гаилә тормышында да бәхетле буладыр. Моны "Килен токмачы" әдәби кичәсендә катнашкан яшь киленнәрнең яшәү рәвеше дә ачык күрсәтте сыман.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев