Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Каты көрәштек...

Көрәш ярышлары кагыйдәләренә зур үзгәрешләр кертү хәзергәчә хөкемдарлар арасында анлашылмаучынлыкны  чыгарып кына тора. Гомер буе республика келәмнәрендә хөкемдарлык иткән хөкемдарлар да кайвакыт үзара аңлаша алмый тилмерәләр.

Арабыздан фаҗигале үлем белән вакытсыз киткән, заманында Нормада теш поликлиникасын җитәкләгән Рафил Шәфигуллин истәлегенә ярышларыбыз уза башлаганга да 5 ел узып киткән икән инде. Районыбызның көрәшчеләре төбәге булган Бөрбашта туган егетне уллары, авылдашлары да онытмый.

Район эчендә генә уза башлаган ярышларыбыз инде бүгенге көнгә районара ярышлар статусын да алырга өлгерде. Быелгы ярышларыбыз монын ачык мисалы булды. Республикабызның бар булган көрәшен нык кулларда тотучы якын курше-тирәбездән ,аерым алганда, көрәш доньясының «элитасы» булган районыбызның 12 мәктәбеннән һәм курше  Арча, Теләче, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Мамадышдан  җыйналган 161  көрәшче келәмнәрдән «ут»лар чыгардылар. 

“Менә шушында инде республикабыз көрәшенең киләчәге”, - дип башлады үз чыгышын заманында көрәш доньясын кайнатып, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә үскән батырыбыз, район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. Районыбызның бар тармагындагы уңышларны ассызыклап, яшь көрәшчеләребезгә үз хәер-фатихасын биргәч, районыбыз гимназиясенең яшь үзешчән талантлары көрәшчеләребезгә рухи азык та өстәделәр.

Бик каты барды көрәшебез. Якын-курше тирәләрдән сайлап кына алып килгән егетләргә ныклап каршы торырга килергә туры килде, үз  егетләребезгә. Шулай да көчлеләре биршмәде, киресенчә үзләренә тиңнәр булмавын күрсәттеләр бу юлы да. Көрәш ярышлары кагыйдәләренә зур үзгәрешләр кертү хәзергәчә хөкемдарлар арасында анлашылмаучынлыкны  чыгарып кына тора. Гомер буе республика келәмнәрендә хөкемдарлык иткән хөкемдарлар да кайвакыт үзара аңлаша алмый тилмерәләр. Безнең ярышларда да безгә мондый күренешләргә тап булырга туры килде. Тормышы көрәш шул инде аның. Шулай да, ярышларыбыз һәркем күңелендә матур тойгылар калдыргандыр дип уйлыйм.

Мәрхәмнең улы Нияз бу юлы да күп бүләкләр белән кайткан иде. Һәр җиңүчегә һәм призерларга акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр тапшырылды, барлык ярышта катнашучыларны бушлай тукландыруны да үз өстенә алган иде, булган егететебез. Әле моннан тыш, һәр районнан берәр көрәшчегә махсус буләкләр дә тапшырылды.Аннан, эле минем күңелемдә аеруча бүләкләу тантанасында булган  күренеш озак сакланыр, минемчә. Яшь көрәшчеләребезгә  бу юлы бүләкләрне татар көрәшенең легендалары булган халыкара класслы спорт остасы Айдар Хәйретдинов, РСФСРның спорт остасы Рифкәт Хөсәенов, Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидуллиннар кулыннан алырга туры килде. Нинди  бәхет бит бу.

Инде, 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшь көрәшчеләбез арасындагы чемпиоонарыбыз һәм призерларыбыз белән танышып узыйк.

32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында-1.Ислам Йосыпов/Чепья/ 2.Самат Кәримуллин/Кукмара/ 3.Данил Василҗев/Мамадыш/.

36 кг.да-1.Ленар Хәкимов/Кукмара/ 2.Булат Әхмәдуллин/Саба/ 3.Райнур Фәйзрахманов/Арча/

40 кг.да- 1.Әүхәдиев Ленар/Бөрбаш/ 2.Дмитрий Никифоров/Чепья/ 3.Рамил Антонов/Теләче/  

45 кг.да -1.Рамазан Корбанов/Мамадыш/ 2.Рүзәл Гарафетдинов/Пыжмара/ 3.Әлфис Галимов/Бөрбаш/.

50 кг.да-1.Нияз Әскәров/Арбор/ 2.Фидаиль Гасыймов/Мамадыш/ 3.Нияз Хәлиуллин/Саба/.

55 кг.да- 1.Эмиль Сабиров/Биектау/ 2.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Әдел Зарипов/Саба/.

60 кг.да- 1.Әдел Гыйләҗев/Әтнә/ 2.Дамир Шәйхетдинов/Мамадыш/ 3.Инсаф Гыйльметдинов/Кукмара/

65 кг.да-1.Тиур Зайцев/Смәел/ 2.Данияр Сәләхов/Мамадыш/ 3.Әдел Фазылҗанов/Норма/.

70 кг.да-1.Рүзәл Тимергалиев/Кукмара/ 2.Айнур Нургалиев/Мамадыш/ 3.Илгизәр Галимуллин/Смәел/.

75 кг.да-1.Ульфат Ибраһимов/Биектау/ 2.Инсаф Кәримуллин/Кукмара/ 3.Раниф Нурисламов/Арча/

75 кг.нан югары-1.Багир Зарипов/Теләче/ 2.Инсаф Мөбәрәкшин/Арча/ 3.Илсаф Фәхретдинов/Кукмара/.

Хөкемдарлар тарафыннан ярышларның күчмә Кубогы районда гына калачак дигән килешү нигезендә, башка районнар  команда нәтиҗәләренә кертелмәде. Кубок үзебезнең Смәел мәктәбенә китте. Икенче урынга Бөрбаш, өченчегә Норма көрәшчеләре чыкты. “Куптән көтелгән җиңүгә ирештек”, - дип  Смәелдән Альбер Миннеханов сөенсә, “эх, бер малаем кайтса, без җиңә идек” дип коенде бөрбашлыларның тренеры Илшат Корбанов. 

Нурзада Сәмигуллин-Балтач.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев