Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Екатеринбург татарлары: Шәһәрдә Габдулла Тукай исемен йөрткән урам булырга тиеш

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Екатеринбургта Габдулла Тукай урамы булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Ул өлкә җитәкчелеге һәм шәһәр администрациясе белән аңлашып эшләүләрен, шулай да әле хәл ителмәгән сорауларның булуын әйтте.

«Без инде күп еллар дәвамында Екатеринбургта Габдулла Тукай урамы булуын телибез, ул булырга тиеш. Яңа микрорайондагы бер урамга аның исеме бирелсен иде. Татар этномәдәни компоненты булган мәктәп турында сөйләшергә иртәрәктер, әмма балалар бакчасында татар этномәдәни компоненты булган төркем булсын иде», - дип сөйләде ул фәнни-практик конференция барышында.

Даими вәкил 20-30 ел элек өлкә, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ярдәм булмавын искә алды. «Татар һәм башкортлар үзләреннән башка беркемгә кирәкми иде. Хәзер әйбәт инфраструктура бар», - диде ул.

Шәһәр администрациясенең иҗтимагый элемтәләр департаменты җитәкчесе Галина Токарева әйтүенчә, урамга исем бирү турыда карарны төзүче (застройщик) кабул итә.

«Бер вариант тәкъдим иттеләр, әмма Суфия Таминдарова (авт. - «Урал Татарлары» халыклар дуслыгын үстерүнең Свердловск өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе) бу урам киң һәм матур түгел диде. Без баш тарттык. Хәзер башка вариантлар эзлибез. Өстәвенә махсус операция башлану белән бәйле рәвештә кайбер төзелеш проектлары туктатылды», - дип аңлатты ул.

Екатеринбургта Россия Федерациясе халыкларының традицияләре төрлелегенә багышланган II төбәкара фәнни-практик конференция уза. Ул Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Кунакларны Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов сәламләде, ул иҗтимагый оешмаларны берләшергә өндәде.

«Бүгенге көндә берләшү бик мөһим. Телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау юлында бергә атларга кирәк. Бик күп иҗтимагый оешмалар барлыкка китерүдә китеп, берләшү юлыннан барырга кирәк», - диде ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев