Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Чыты авылы мәчетенә, Мишә буенда ял итү урынына Мәүлә Колый исеме биреләчәк

Мишә елгасы яр буен 2023 елда төзекләндерәчәкләр.

 Киләсе елда Чыты авылы мәчетенә XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колыйның исеме биреләчәк һәм аның хөрмәтенә истәлек тактасы, истәлек ташы куелачак.

«Шулай ук Чыты авылында туган якны өйрәнү музеен төзү планлаштырыла. Туристик маршрутлар экскурсия программасына кертелер, музейда борынгы тарих чорларына да урын бирелер дип өметләнәбез. 2023 елда Питрәч районы Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм яр буе паркына Мәүлә Колый исемен бирергә ниятлибез», — диде Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов.

Аның сүзләренчә, Питрәч районы халкын Мишә елгасы яр буенда мәдәни ял итү урыннарын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. «Яр буе Татарстан халкын җәлеп итә торган урынга әйләнергә тиеш», — диде укытучы «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев