Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Австралиядә яшәүче Зуля Камалова әтисенең шигыренә «Юкәләр» дигән җыр иҗат иткән

«Юкәләр» җыры - әтинең авыр балачагы һәм юкә агачының гаҗәеп үзенчәлекләре турында», - диде җырчы.

Австралиядә яшәүче татар кызы Зуля Камалова әтисенең шигыренә язылган «Юкәләр» дигән җырын тәкъдим итә. Җырны шушы сылтамадан тыңлап була.

«Җырны яздыру һәм эшкәртү эшендә дөньяның төрле почмакларында иҗат итүче музыкантлар - Грециядән Михиль Холландерс һәм Россиядән Марат Татурас ярдәм иткән», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Зуля Камалова әйтүенчә, «Юкәләр» җыры - әтисенең авыр балачагы һәм юкә агачының гаҗәеп үзенчәлекләре турында.

«Юкә кайрысыннан аяк киеме һәм кәрзиннәр генә түгел, он да ясаганнар. Ул заманда кешеләр ничек яшәгәнен күз алдына китерү авыр. Кечкенә чагымда әти кыргый шартларда үз-үзеңә азык табу турында гел сөйли иде. Җиләк-җимеш, гөмбә һәм чикләвекләрдән тыш, төрле үләннәр, яшь наратларның өске өлешләре һәм хәтта кырмыска кислотасы да ризык була ала икән!», диде җырчы.

Зуля Камалова җырны блюз жанрында яздырмакчы булган. «Мин Болеро Равель ритмын кулланырга булдым. Әти аны бик ярата. Михиль бу ритмны шушы җырга яраклаштыра алганыбыз турында сөйләде. Җыр мин уйлаганча килеп чыкмаса да, барыбер канәгать калдым. Михиль бик нечкә күңелле һәм креатив кеше. Без һәр идея турында бергәләп фикер алышабыз», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев