Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Яшь ана исән калырмы, юкмы?

Уфадан үлем хәлендәге ананы махсус транспорт белән Мәскәүгә китергәннәр.

Хатынның туганы элек Сәламәтлек саклау министрлыгы түрәләрен ваемсызлыкта гаепләгән иде. Ниһаять, ике бала анасы Айгөл Фомина Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан транспортланган махсус борт белән Мәскәүгә китерелгән.


 Бу хакта аның апасы Гөлназ Гыйрфанова хәбәр итә. - Айгөл хәзер Мәскәүдә Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинаталь үзәгендә ята. Аның хәле әлегә билгеле түгел, мин аның янына барам, — ди Гөлназ Гыйрфанова. 34 яшьлек Айгөл Фомина бала тапканнан соң, сепсис белән 22нче дәваханә реанимациясенә эләккән.


 Аның сүзләренә караганда, февраль азагында Уфа перинаталь үзәгендә бала табу вакытында аңа инфекция йоктырганнар. Хатынга ашыгыч рәвештә Мәскәүдә дәваланырга кирәк булган. Тик Уфа түрәләре, хатынның сүзләренә караганда, яшь анага ике миллион сум торган юлны түләргә теләмәгән. Бәхеткә, проблема уңай хәл ителгән.

 

Резеда Галикәева

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев