Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вәгъдә йөзеге (ХИКӘЯ)

Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли.

Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә. Еллар авырлыгыннан гәүдәсе бетерешсә дә, ул җитезлеген югалтмаган: җил-җил атлап идәнен дә юа, керен дә үзе ап-ак итеп агартып, өй каршындагы бауга чыгарып элә. Өе искергән, әмма тәрәзә кашагаларындагы чигүле сөлгеләр, тастымаллар күңелгә рәхәтлек бирә... Бу өйдә минем игътибарны үзенә иң тарткан әйбер – кызыл агачтан эшләнгән борынгы китап шкафы. Әбинең күз карасыдай саклый торган китаплары рәт-рәт шунда тезелешкән. Тик гарәп телендәге бу китапларга тешебез үтми – әлеге хәзинә янында без чеп-чи наданнар. Ә Җамалия әби, комган алып кулларын сабынлап юа да, бисмилласын әйтеп, берәр китапны алып көйләп кенә укый башлый...  

 Ни өчен безне – совет мәктәбендә укучы, дискотекаларда котырынып биюче, төннәр буе мотоциклларда җил куучы егет-кызларны иске заман карчыгы үзенә тартты соң? Мөгаен, гадилеге, шәфкатьлелеге беләндер. Без аның өе каршындагы эскәмиядә төннәр буе кич утырабыз. Ә башка капка төпләрендә төн саклап кара! Ачуыннан бүртенгән хуҗа килеп чыга да, яшьләрне куып тарата. Җамалия әби алай итми! Намазга тәһарәтен алырга чыккач, комганын яшел чирәмгә куя да, җил капкасын сак кына ачып безнең янга килә.  

– Ә балам, син кем кызы буласың әле? Мәһриҗан кызымы? Сөбханалла, бигрәкләр дә әбиеңнең яшь чагына охшарсың икән. Әбиең дә шулай кыңгырау зеңләгәндәй яңгыратып көләдер иде. Һай, гомер тиз уза... 

 Әби һәрберебез белән шулай сөйләшеп чыга. Татлы сүзләреннән берәүне дә мәхрүм итми: күршем Рәмзияне дә, Раушанияне дә... 

Безнең аның янында кунып калган чаклар да булгалады. Ялгызлыкны авыр кичергәнен белеп, әти-әниләр махсус җибәрә иде. Ярты литр яңа сауган сөт, мичтән яңа чыккан түгәрәк ипи алып килсәң, әбекәй шатлыгыннан нишләргә белми. Иң элек утырып дога кыла, аннары безгә теләкләрен тели башлый: 

– Йа Аллам, ярдәмеңнән ташлама. Мәңге бәхетле бул, балакаем. Язмыш үзеңә тиң ярыңны бирсен. Амин! 

Үзе дә фәрештәдәй тоелган әби теләгән теләкләрнең кабул буласына күңел шундый ышана. Эчтән генә: «Амин, амин, амин!» – дип кабатлыйсың.  

Бер кичне әни яңа савып кергән сыер сөтен савытка салды да: «Бар, кертеп бир», – дип, Җамалия әби янына җибәрде. Әби ахшам намазын укый иде. Мин аны бүлдерүемнән куркып, сиртмәле тимер караватның бер читенә утырдым. 

 Өй кичке шәфәкь нурында балкый, тәрәзә рамына үрмәкүч корган ояга эләккән чебеннең зыңлавы ишетелә. Әби көйли-көйли дога укый, аның тавышы шундый моңлы, колакны иркәли. Үзем дә сизмәстән, җанны биләп алган рәхәтлектән йокымсырап киткәнмен. Әбинең йомшак куллары чәчләремә кагылудан сискәнеп киттем. 

 – И балам, уяттым мәллә, чәй куйдым, – диде ул яратып.  

Әбинең тәмле конфетлары белән чәй эчтек. Китәргә җыенганда әби кытыршыланган куллары белән тагын чәчләремнән сыйпап куйды. 

– Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле гомер насыйп итсен, иншаллаһ... Көчле ихтыярлы икәнеңне сизәм. Көчлеләргә яшәү авыр, балам...  

Күзеннән агып чыккан яшен әби альяпкыч итәге белән сөртеп алды. 

Шул вакытта әбинең йөзендә әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык сагыш чагылды. Дүрт бала табып та, картлык көнендә караучысыз калган карчыкның хәсрәтен яшь йөрәгем барлык күзәнәге белән тойды... 

Үсә барган саен, күрше әбинең язмышы белән ныграк кызыксына башладым. Аның дүрт баласы булып, өчесе үлгән икән. Ә кызы исә каядыр Ташкент якларында. Елына берәр тапкыр авылга кайтып кунак була да, тагын китә. Ул кайту белән күңеле яшәргән әби кызының китүе белән кабат күңелсезләнә. Бер-ике көн урамга да чыкмый. Моңсу күзләре белән тәрәзәдән карап, дисбесен тарта.  

 Ә бер көнне исә Җамалия әби мине үзенә чакырды.  

– Сөйләп калдырасы сүзләрем бар, балам. Дөньяга һәркем бәхетле булу өчен килә. Үз бәхетеңне ычкындырма – гомергә үкенеп, сары яфрактай саргаеп яшәрсең... 

 Кечкенә гәүдә тагын да бөрешкән, иңсәләре дер-дер калтырый. 

Мин аны юатырга сүз тапмадым, гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Җамалия әби нәфис итеп эшләнгән агач тартмадан көмеш йөзек алды. 

– Харисымның вәгъдә бүләге – яшьлегем хатирәсе... 

 Әби сөйли, ә минем күз алдыма аның мәхәббәт тарихы килеп баса. 

 ...Җамалия ишле гаиләдә төпчек кыз булган, үзенең шаянлыгы, уңганлыгы белән дан тоткан. Абыстайга йөреп, дин сабаклары өйрәнгән. Үз әбисе дә укымышлы, белемле карчык була – бар белгәнен оныгына өйрәтеп, якты дөнья белән саубуллаша. 

 Буй җитеп килүче кызга авылдагы байтак егетләрнең күзе төшә. Ләкин кызның йөрәгендә кавышырга өметләнгән яры бар. Менә көз генә җитсен, Харисы өен җиткезер, Җамалиясенә яучы җибәрер... 

Ләкин язмыш аларга кавышулар насыйп итмәгән икән. Һич көтмәгәндә Җамалиянең апасы үлеп китә. Кан-кардәшләр арасында җыелып сөйләшүләр, киңәшләшүләр башлана. Дүрт баланың олысына – 12, кечесенә 2  яшь. Авылда кайсы хатын-кыз шул ятимнәрне үз канат астына алыр? 

 

Җамалия – сизгер җан – бу көннәрдә күз яшенә буылып, үз-үзен кая куярга белми йөри. 

– Харис җаным, өйләнешик, – ди ул, өзгәләнеп. – Күңелем хәвеф сизә, зинhар, ташлама! Әйдә, бүген үк мин сиңа ябышып чыгам.  

– Җүләрем, – ди Харис. – Күңелеңдәге тиле уйларыңны чыгарып ташла. Сине миннән беркем дә тартып ала алмас. Өемне салып бетерим инде...  

Егет, кесәсеннән фирүзә кашлы көмеш йөзек алып кызның бармагына кигезә: – Вәгъдә бүләгем!  

Ә туганнар үзләренчә хәл итә... 

 – Ятимнәрне читкә биреп булмас. Җамалия аларга әни булыр. 

Кырык бишен тутырган җизни кеше исә бу тәкъдимне бик кулай күрә.  

Җамалия әлеге хәбәрне иртә белән ишетә. Йөрәге өзгәләнгән, агарып каткан кыз тизрәк кич булуын, көтү кайтканын көтә. Яшь йөрәк түзми: бер-ике күлмәген, яулыгын төенчеккә төйни дә очрашу урынына – чишмә буена йөгерә. Берүзе еламсырап кара төн куенында сөйгәнен көтә. Һәрбер кыштырдауга өне алына аның. Минуты – сәгать булып, ә сәгать көн булып тоела. Ләкин... Харис килми. Җамалиянең югалганын сизеп, эзләп чыккан абыйлары кызны кыйный-кыйный таң атканда өйгә алып кайталар. Атасы никах укытканчы кызны келәткә ябуны хуп күрә. Иртәгә мулла киләчәк – никах укытачаклар. Икенче кичкә саф – 17 яшьлек гүзәл кыз 45 яшьлек ир куенына керәчәк... 

 

Фәгыйлә ШАКИРОВА

Дәвамы: "Сөембикә"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X